Башта теркәтәсең

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Башта теркәтәсең

Соңгы вакытта шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен биреләчәк субсидия акчасына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Яңасаладан буаз тана өчен ник акча бирмиләр, Яңа Ашыттан өч сыерыбыз исемлеккә кермәгән, дип шалтыраттылар.

– Мондый сорауларны Үрнәк авыл җирлегендә булганда да күп бирделәр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Безнең халык гадәттә субсидия бирү турында хәбәр ишеткәч кенә кузгала. Ә бит терлекне вакытында теркәтергә кирәк. Субсидия 2018 елның 1гыйнварына авыл җирлекләрендәге хуҗалык кенәгәсендә исәптә булган сыерлар өчен бирелә.

Акча күләме: 1 сыерга – 2 мең, 2 сыерга – 6 мең, 3 һәм аннан күбрәк булганда һәр сыер өчен  4әр  мең сум. Бер кәҗәгә  1 мең сум.

Хәзерге вакытта авыл җирлекләре субсидия түләү өчен кирәкле документларны әзерлиләр. Акчалар һәр шәхси хуҗалык иясенең шәхси счетына күчереләчәк.

Субсидия алучылар сыерларны 2018 ел ахырына кадәр асрарга тиеш.

Быел шәхси хуҗалык- ларга кош–корт, бия ат асраган, ветеринария хезмәтләре өчен субсидия түләү дә үз көчендә кала.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International