Алар гел тәртип сагында

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Алар гел тәртип сагында

Арчаның педагогика көллияте базасына Арча, Балтач һәм Әтнә районнары форпостчылары җыелды. Биредә Татарстан Республикасы “Форпост”ы оешуга 20 ел тулуга багышланган спортның хәрби төрләре буенча ачык Спартакиадасы узды.

Спартакиаданың ачылу тантанасында республика “Форпост” үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үзвакытында республика наркоконтроленә нигез салган якташыбыз Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

Андрей Рыков, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткән, Арчаның 2нче мәктәбе директоры Гөлназ Гыйниатуллинага, Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллинга һәм Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гариповага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярышларда егетләр пневматик мылтыктан ату, йөгерү, тартылу, гер күтәрү, “АК-74” автоматын сүтеп җыю, магазинын кору, аркан тарту төрләре буенча көч сынашты.

Мондый хәрби-спорт буенча ярышлар егетләр өчен ят түгел: мәктәпнең башлангыч сыйныфларыннан ук, “Аҗаган” уеннарында, спорт ярышларында катнашып чыныгып үсә алар. “Аҗаган”нар шактый еллар тукталып торса да, соңгы дистә елда янә кабынып китте. Хәрби-спорт тәрбиясен Арчаның 2нче мәктәбендә аеруча нык күрергә була. Райондагы яшь армиячеләрнең дә күпчелеге биредә укый. “Форпост”ны мин хокук саклау отряды дип тә атар идем. Отрядның максаты — укучыларга хокукый тәрбия бирү, тәртип саклау, балаларда гражданлык һәм патриотик хис тәрбияләү. Укучыларыбызның район, республика күләмендә төрле ярыш- ларда катнашып, уңышлар яулавы мәктәп коллективы өчен горурлык. Хәрби-спорт тәрбиясе балаларның укуына да йогынты ясый, бер-берсеннән күреп, яхшырак укырга, үрнәк булырга омтыла алар”, — ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова. Лилия үзе дә яшь булганга, гел укучылар арасында, бер-берсе белән аңлашып, бергәләп эшлиләр.

Бүгенге ярышларда 1нче урынны Арча педагогика көллияте студентлары командасы яулады. 2нче урында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 3нче урында Арча агросәнәгать көллияте филиалы командалары.

Безнең район командаларындагы яшьләр һәрвакыт форпостчылар белән очрашып тора, күбесе үзләре шушы оешмада тәртип саклаган яки хәзер саклаучылар. Форпостчыларны Арчада, стадионда һ.б. урыннарда узган зур чараларда еш күрергә була, кайчак урамнарда да тәртип саклап үз өлешләрен кертә алар. Шундый зур чараларда алар күп вакыт полицейскийларның төп ярдәмчесе дә. Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин да аларны үз итеп сөйли: “Форпостчылар белән без тыгыз бәйләнештә. Зур масштаблы бәйрәм чараларында тәртип саклауда алар төп ярдәмчеләр. Араларында инде чын тәрбия сакчысы була алыр-лык, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган, киләчәген тәртип сакчысы һөнәре белән бәйләргә теләгән егетләр бар. Яшь райондашларыбызның үрнәк булуы безнең өчен дә күңелле”, – ди ул.

Районның “Форпост” үзәге җитәчесе Гомәр Минһаҗев та хезмәтенә җавап- лы караганга, яшьләр дә үрнәк булырга тырыша, күрәсең. Чөнки җитәкчеләре һәр җирдә өлгерлек күрсәтеп, һәрвакыт яшьләр арасында.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International