Погонлы хатын-кызларыбыз
Бүген хатын–кызларыбыз үзләштермәгән һөнәр, башкармаган эш, кылмаган гамәл бар микән? Элек районда бер–ике шофер хатын–кыз булса, хәзер бишесенең берсе руль артында. Җитәкче урыннарда да кайчандыр сирәк кенә хатын–кызлар утырса, бүген әнә авыл җирлекләрен дә, мәктәпләрне дә гүзәл затларыбыз гөрләтеп алып бара. Ә инде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге турында сүз барганда, анда да 80–90нчы елларда районда погонлы хатын–кызлар саны бармак белән генә санарлык булса, хәзер дистәдән артык. Иминлегебезне саклаучылар, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итүчеләр арасында нечкә күңелле, шул ук вакытта нык характерлы хатын–кызларыбыз булуы аеруча мактауга лаек. Бүген сүз шулар хакында барачак та.
– Мин эшләгән заманда Арча эчке эшләр бүлегендә өч гүзәл зат – балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Мөслимә Әхмәтова, башта шул бүлектә инспектор булып, аннан озак еллар паспорт өстәлендә җитәкче булып эшләгән Нурия Фәттахова, тикшерүче Гүзәлия Шаһивәлиева бар иде, – ди отставкадагы милиция подполковнигы, эчке эшләр органнары ветераннарының Арча районы оешмасы җитәкчесе Һашим Гарапшин. – Мөслимә Әхмәтовадан яшьләр куркып торды. Уйлап карагыз, нинди чор бит! Туксанынчы еллар, төркемнәр гөжләгән, Арча белән станция, Коркачык, Дербышки яшьләре котырып сугышкан вакыт. Әле дә хәтердә, Мөслимә Әхмәтова белән электричкага утырып Казанга бер бандитны тотарга киттек. Һәм алып та кайттык. Әнә шундый утны да, суны да кичәргә әзер булган хатын–кызлар белән эшләргә туры килде миңа.
Ул заманнар үзенчә авыр булса, хәзер дә полициядә эшләү җиңел хезмәтләрдән түгел. Аеруча хатын–кызлар өчен. Әмма алар сынатмый. Араларында әле күптән түгел хезмәт юлын башлаганнары да, аларга остаз булырлык тәҗрибәлеләре, югары дәрәҗәләргә ия булганнары да бар. Шуларның берсе – Арчада бердәнбер хатын–кыз полковник, юстиция полковнигы Дания Салихова. Ул чирек гасыр эчке эшләр бүлегендә эшли, унсигезенче ел тикшерү бүлеген җитәкли. Бурычы – җинаятьләрне тикшереп, җинаятьченең гаепле булуына дәлилләр туплап, эшне судка бирү.
Шәхси состав белән эш буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, подполковник Ирина Вәлиуллина да хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек. Кадрлар сайлау, һөнәри укыту, массакүләм мәдәни–спорт чаралары, спорт ярышлары оештыру, ветераннар белән эш алып бару – барысы да аның җаваплылыгында. Ба- лигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина, җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Рәмзия Тимергалиева һәм башкалар – бар да ир–егетләребез белән беррәттән тынычлыгыбыз, куркынычсызлыгыбыз сагында торучы йомшак күңелле, әмма кирәк булганда усал да, җитди дә, таләпчән дә була белгән погонлы хатын–кызларыбыз.
Шул ук вакытта алар җигелеп тормыш алып баручы хатыннар, назлы аналар. Эштән арып кайтканнан соң өйдә күпме хезмәт көткәнне алар үзләре генә белә. Барлык хатын–кызлар да шундый, диярсез. Әйе, анысы шулай. Тик полиция хезмәткәрләре вакыт белән хисаплашмый эшли. Алар өчен ял да, бәйрәм дә юк, эш сәгате беткәннән соң да бик еш тоткарланырга туры килә. Чөнки һәр эшне төгәл һәм дөрес итеп башкарырга кирәк. Алар кулында – кеше язмышы.
Погонлы хатын–кызларыбыз турында сөйләп, эчке эшләр бүлегендә эшләгән, әмма хәрби киемнән йөрмәгән гүзәл затларыбызны да онытмыйк. Хисапчылар, икътисадчылар, документлар белән эшләүчеләр һәм башкалар. Аларның саны егермедән артык. Һәм барысы да бик җаваплы, мәшәкатьле, четерекле хезмәт башкара.
Вакыт турында онытып эшләү мисалына, мәсәлән, эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсен китерергә була. Анда берничә кеше башкарган хезмәтне тавык та чүпләп бетерә алмый. Халык белән эшләү үзе үк җиңелләрдән түгел. Ә биредә көн саен күпме кешегә хезмәт күрсәтелә! Монда әле төгәллек, җитезлек тә сорала. ЮХИДИ бүлекчәсендә дә нәкъ шундый ук хәл һәм берничек тә хатын-кызлардан башка булмый.
Хөрмәтле тынычлыгыбыз һәм куркынычсызлыгыбыз сагында торучы хатын–кызларыбыз! Сезне Халыкара хатын–кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Хезмәтегездә уңышлар, иминлек, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиев:
– Безнең эшне бөтен кеше башкара алмый. Хатын–кызлар бигрәк тә. Ир–егетләребез белән беррәттән шушындый авыр йөкне тартып барган гүзәл затларыбыз белән чиксез горурланам. Аларга түземлек, сәламәтлек, иминлек телим. Мактаулы хезмәтегез үзегезгә канәгатьләнү, күңел җылыгызны биргән кешеләрнең ихтирамын алып килсен! Башлангычларыгыз, идеяләрегезнең, киләсе көнгә ышанычыгызның тормышка ашуын телим.
Отставкадагы милиция подполковнигы, эчке эшләр органнары ветераннарының Арча районы оешмасы җитәкчесе Һашим Гарапшин:
– Бүгенге көндә милиция–полиция эшчәнлеген хатын–кызлардан башка күз алдына китерүе кыен. Ә без эшләгән чорда, моннан 15–20 еллар элек милициядә алар бик күпкә аз иде. Ул вакытта, бигрәк тә 80–90нчы елларда эчке эшләр органнарында нык характерлы, hәртөрле хәлдә дә югалып–каушап калмый торган хатын–кызлар эшләде. Кадерле хатын–кызларыбыз – әниләр–әбиләр, апалар–сеңелләр, хатыннарыбыз, кызларыбыз, хөрмәтле ветераннар! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм! Сез безнең тормышыбызның чыганагы, тоткасы. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, уңышлар телим. Алдагы тормышыгызда сезгә куанычлы, шатлыклы хәбәрләр генә юлдаш булсын.
Арча эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы рәисе Мансур Шиһапов:
– Хөрмәтле погонлы хатын–кызларыбыз! Сезне районның барлык ир–егетләре исеменнән бәйрәм белән котлыйм! Шундый җаваплы, киеренке хезмәт сайлап, билгеле бер кысаларда җәмгыятебез чисталыгы сафында торуыгыз сезгә карата зур соклану хисе уята. Әле бит сез өйдә дә иң кирәкле кеше. Кадерегезне югалтмыйча, шатланып, бәягезне белеп, горур, чибәр булып, узып киткәндә ир–егетләрнең исләре китеп калырлык итеп яшәгез.
Гөлсинә Зәкиева