Март кышны озата

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Март кышны озата

Быелгы кыш чын кыш иде. Салкыннары белән дә өшетте, күз ачкысыз бураннары белән дә истә калды. Карның күп булуын мул уңышка юрый, игенчеләр.

– Иң күп кар “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларында – 60 сантиметр, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – “Северный”, “Ватан” ширкәтләре басуларында 30 сантиметр чамасы. Бу да аз түгел.

Әхмәт Хәкимҗанов басуларда кар үлчәп йөрми, билгеле. Ул хуҗалык- лар агрономнары белән уҗымнарның “хәлен” белеп тора. Күпмедер күләмдәге уҗымнарны туфрагы белән чокып алалар да, җылы бүлмәләрдә үстереп карыйлар. Әлегә әйбәт хәлдә алар, арыш та, көзге бодай да яшәргә омтылып торалар.

Март кышны озата, язны каршылый, ди халык мәкале. Кар катламы  мартта да, апрельдә дә калынаерга мөмкин, берзаман эреп тә бетәр ул. Хуҗалыклар язгы кыр эшләренә ничек әзерләнә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчелегендәге комиссия менә шул сорауга җавап эзләде.

Иң яхшылар исемлегендә “Северный”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре. “Северный” ширкәтендә авыл хуҗалыгы машиналарын көздән үк төзәтеп куйганнар иде инде. Бу хуҗалыкларда техниканы төзәтү өчен җылы биналар бар. “Курса МТСы” ширкәтендә газ белән җылыталар. Кайбер хуҗалыкларда утын ягып җылыту да юк. Салкында кемнең эшлисе килсен дә, нинди сыйфат булсын.

Узган ел бу вакытта яңа оешкан хуҗалыклар  техниканы бүлешә генә иде әле. Быел инде аларның күбесе язгы кыр эшләренә әзер, дип әйтергә була. “Кызыл Яр” ширкәте яңа чәчкечләр дә алган. “Кишет”тә аммиак суына кадәр ташып куйганнар. “Ашыт” ширкәтендә зур гараж түбәсен алыштыралар.

Ә менә “Лотфуллин З.Р.”, “Тукай” ширкәтләрендә хәлләр бик начар. Боларда бернинди  хәрәкәт юк, дисәк тә ялгыш булмас. “Лотфуллин З.Р.” ширкәтендә авыл хуҗалыгы машиналары  яртылаш кына әзерләнгән килеш, тракторларга бөтенләй кул тимәгән.

– Район буенча алганда хуҗалык- лар орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Әмма кайбер хуҗалыкларда орлыкларның репродукциясен яхшыртасы бар. Моның өчен әллә кая барып йөрисе юк. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләрендә мондый орлыклар җитәрлек.

Быел сөрүлек җирләренең бер гектарына кимендә 65 килограмм минераль ашлама кертү бурычы куелды. Хәзерге вакытта ул “Кырлай” ширкәтендә – 123,2, “Курса МТСы” ширкәтендә 72,1, “Игенче”дә – 60,5, “Казанка”да – 52,2 килограмм туры килә. “Сафия” ширкәтендә минераль ашлама бөтенләй юк. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 13,6, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтендә 19,4 килограмм гына. 

   Ильяс  Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International