Сөекле хатын–кызлар!
Сезне Халыкара хатын–кызлар көне 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Әлеге искиткеч бәйрәм матурлыкны, мәхәббәт һәм яз килүен гәүдәләндерә. Бу ирләр үзләренең сөйгәннәренә, әниләренә, апа һәм сеңелләренә, кызларына бүләк итә торган чәчәкләр һәм елмаюлар көне.
Нәкъ менә сез безгә, ирләргә, ышаныч, өмет, мәхәббәт кебек мәңгелек байлык- ларны танып белү мөмкинлеге бирәсез. Без иң яхшы һәм игелекле әйберләрне: назлылыкны, йорттагы җылылыкны, матурлык һәм тугрылыкны сезнең белән бәйлибез. Гаять зур хезмәт сөючәнлегегез, энергиягез, күңел җылысы, дөньяны яктырак, игелеклерәк, матуррак итә һәм ирләрне батырлыкларга рухландыра алу осталыгыгыз өчен рәхмәт!
Сезнең тормышыгызда якты көннәрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын телим. Әйләнә–тирәгездә һәрвакыт бары тик кадерле, якын, яраткан кешеләр генә булсын, балалар үзләренең уңышлары, ә ирләр игътибар белән шатландырсын. Сезгә озак–озак елларга нык сәламәтлек, чәчәкләр диңгезе һәм елмаюлар, шатлык- лар һәм кояш яктысы насыйп булсын!
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев