Тормыш белән бергә атлыйк

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Тормыш белән бергә атлыйк

Арчаның алтынчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре райондагы уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашты. Әлеге чараның максаты – яшьләрне социаль, икътисади проектларга тарту.

– Нәрсә теләвегезне аңларга, дөрес юл таба белергә кирәк. Нинди проектлар барлыгы белән кызыксыныгыз, тормыш белән бергә атларга, хәтта бераз гына алданрак та барырга тырышыгыз, – диде Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Яшьләр хөкүмәте аралашу өчен ачык.

Әлегә кадәр җәмәгатьчелек яшьләр палатасы эшләп килде. Хәзер Яшьләр хөкүмәте оешкан. Алар арасында аерма нәрсәдә? Очрашуга килгән яшьләрдә шундый сорау туды.

– Дәүләт Советын һәм Министрлар Кабинетын күз алдына китерегез, – дип чагыштырудан башлады җавабын Марат Әхмәтов. – Яшьләр хөкүмәте – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында даими эшләп килүче консультатив–киңәшләшү органы. Проект, эксперт–аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм җәмәгатьчелек тәртибендә эшли. Без җәмәгатьчелек яшьләр палатасы белән дә үзара элемтәдә торабыз.

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм Марат Әхмәтовның сүзләренә кушылып яшьләргә мөрәҗәгать итте.

– Яшьләр һәм студентлар өчен без нәрсә эшләп бетермибез? Сезнең фикерләрне белү безгә бик кирәк. Чөнки киләчәк сезнең кулда. Бүген сезнең өчен зур мөмкинлекләр дөньясы. Кайда укыйсың? Ничек укыйсың? Анысы бары үзегездән генә тора, – диде район башлыгы. – Күптән түгел бер укытучы килеп, табибларны яманлады. Ә кем тәрбияләгән соң аларны? Шул ук укытучылар түгелме? Картлар йортына килеп “эләккән” бер хатынның өч баласы бар. Берсенә дә сыймаган. Кем аларны шундый итеп үстергән? Ана үзе бит. Сез лаеклы кешеләр булып яшәргә тиеш. Иң мөһиме, ялганламаска, дөресен сөйләргә кирәк.

Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгы белән үзара эшчәнлек мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Олег Федоров “Безнең Татарстан” зур яшьләр форумы турында сөйләде, аның этаплары белән таныштырды. Сәламәтлек саклау буенча киңәшчесе Алим Елеев “Сәламәт Татарстан” проектына тукталды.

– Татарстанда спорт объектлары күп төзелә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да җитәрлек. 800 мең яшь кешенең 70 проценты спорт белән дус. Ә спорт табиблары саны 11–12 генә. Без шул мәсьәләгә басым ясыйбыз, – диде ул. – Сәламәт яшәү рәвеше тудыру – тормышның иң кирәкле аспекты.

– Сәламәт яшәү рәвеше тудыру буенча безнең районда даими эш алып барыла, – диде Илшат Нуриев. – Шуларның берсе – Тукай марафонының кышкы варианты – районда үткән яшьләр форумында яшьләр үзләре үк тәкъдим иткән проектлар нигезендә барлыкка килде.

 Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча рәис киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина “Я добро Творец” (“Мин изгелек Кылучы”) проекты җитәкчесе. Ул үз эшен туган ягы Киров өлкәсендә волонтер булудан башлаган.

– Мин һөнәрем буенча музыкант. Консерватория тәмамладым, музыкадан укытам. Без студентлар белән социаль учреждениеләргә – балалар йортларына, картлар, инвалидлар йортларына барып концертлар да оештырабыз. Изгелек эшләү, кешеләрне сөендерү миңа бик ошый, – диде ул. – Нәрсә белән теләсәгез, шуның белән шөгыльләнегез. Иң мөһиме – ул эш сездә канәгатьләнү хисе тудырсын. Әйдәгез, бергәләп эшлибез. 

 Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International