Быел да зур эшләр көтә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Быел да зур эшләр көтә

12 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.

– Мондый җыеннар һәр авыл җирлегендә узды, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Менә сезнең белән дә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап, алдагы планнар турында фикерләшеп, киңәшеп алырга булдык.

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов үзенең чыгышында шәһәр җирлегендә 23293 кеше яшәвен әйтте. Бу район халкының 39 проценты. 2017 елда халык саны читтән кайтучылар исәбенә 166 кешегә арткан.

Узган  ел 19534 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека буенча күп фатирлы дүрт йорт, ведомство, коммерция йортлары, 84 шәхси йорт төзелгән.

Юл–урам челтәрен норматив хәленә китерү буенча күп эш башкарылган.

2017 елда 5 млн. сумнан артык үзара салым акчасы җыйналып, республика шуңа тагын 20 млн. сумнан артык өстәгән. Әлеге акчаларның күп өлеше, халык фикерен исәпкә алып, урамнарны  яктырту, җирлектәге торак пунктларда юлларны төзекләндерүгә тотылды. Арча шәһәрендә, Зур Бирәзә, Айван, Күпербаш авылларында яктырткычлар, баганалар алыштырылды.

– Үзара салым акчалары исәбенә территорияләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, – диде Рөстәм Касыймов. – Моның өчен шәһәр җирлегендә яшәүчеләргә рәхмәт! Быел да әлеге программаны тормышка ашыруда актив катнашсагыз, үзара салым акчаларын 20 мартка кадәр түләп куйсагыз иде.

2018 елда да торак төзү планнары узган елгы дәрәҗәдә кала. Б.Урманче һәм Комаров урамнарында социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелә, коммерция торагы төзү дә дәвам итәчәк.

Быел Арча шәһәрен су белән тәэмин итүне яхшыр- ту эше дәвам итәчәк. “Төньяк” микрорайонында газ, су белән тәэмин итү челтәрләре төзеләчәк.

“Казансу” паркының 3нче чиратын төзүне дәвам итү, шәһәрнең Зур урамын төзекләндерү планлаштырыла.

Җирлектәге урамнарны асфальтлау, вак таш җәю дәвам итәчәк. 48 урамда яктыртуны яхшырту эшләре башкарылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров үзенең чыгышында Арча районының һәр өлкәдә элек–электән үрнәк булуын әйтеп үтте, киләчәктә дә шулай булып калыр, дигән ышаныч белдерде. Шул ук вакытта рухи тормышыбызны баету юнәлешендә активрак эшләргә, балалар тәрбияләүгә игътибарны арттырырга чакырды.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев федераль һәм республика программалары ярдәмендә башкарылган эшләр турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International