Мәктәп директоры чаңгыда беренче!
Район мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов педагогларның, техник хезмәткәрләрнең сәламәтлеген гел кайгыртып тора. Уку елы дәверендә алар әледән–әле спорт ярышларында катнашалар. Әле кайчан гына йөзүдә сыналсалар, бу юлы 44 башлангыч профсоюз оешмасыннан 181 кеше Арча стадионында чаңгы ярышында катнашты.
Алар һәр ярышта сокландырмый калмый. Күрче, Арчаның 2нче мәктәбе һәм Яңа Кенәр мәктәбе фикультура укытучылары Рәнис Нәбиуллин белән Рәмис Хәйруллинны. Кыйммәтле чаңгычы киемнәреннән, чаңгылардан. Аларның оста итеп шууларын сокланып карап торасың. Һәм алар ярышта да иң-иңнәр булдылар. Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 20 яшькә яшьрәкләрне артта калдырып, беренче булып финиш бирде. Сере – көн саен диярлек чаңгыда 10 километр йөри! Түбән Мәтәскә директоры Зөлфәт Дәүләтбаев та чаңгычы киемнәрен киеп алган. Көрәш батырын шулай ук төрле спорт ярышында күрәсең: йөзүдә, чаңгыда...
Арчаның 11 балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Резедә Хәбибуллинаны спортның нинди генә төрендә күрмисең. Әле волейбол ярышында ул, чаңгыда, әле йөгерүдә... Күренеп тора, спорт белән даими шөгыльләнә. Бу юлы да 40 яшькә кадәрлеләр арасында беренче булып финишка килде.
– Спортка тартылу – Урта Курса мәктәбендә укыганда физкультура укытучысы Камил абыйдан килә торгандыр, – дип сөйләде Резедә.
Чаңгыда оста йөрүче Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Диярова:
– Гаиләдә бишәү без, – дип сөйли. – Өч бала. Барыбыз да чаңгыда йөри.
Лесхоз мәктәбендә эшләүче 52 яшьлек Дания Фәхриевадан башка узмый чаңгы ярышлары. “Хәрәкәт, җәяү йөрүнең файдасы зур”, – ди.
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов үзенекеләр турында яратып сөйли. Бу юлы 40 яшьтән узганнар арасында 1нче урынны алган татар теле укытучысы Ләйсән Шакирова белән сөйләштерде.
– Бертуганнарым да чаңгыда йөрергә ярата, – дип сөйләде Ләйсән ханым. –2 энем, 2 сеңлем...
Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллинның да үзенекеләр өчен кәефе шәп. Кәче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина 40 яшьтән олыраклар арасында 2нче нәтиҗәне күрсәтте.
– Кар яуганнан бирле көн саен 1әр сәгать чаңгыда йөрим, – ди Эльмира.
Эстафета ярышы үзе бер күңелле. Үз командасы өчен бар да тырышты. Иске Кырлай мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков үзенең оста чаңгычы, тренер икәнен раслый алды. Иң соңыннан эстафетаны кабул итеп алган Айрат, кайберәүләрне узып, тәки команданы беренче урынга чыгарды! Афәрин!
... Кояш нурларын сибепме сибә. Һәркемнең күңеле шат. Термослардагы кайнар чәйләрен эчеп, уен-көлке сөйләшеп, бүләкләр алып, күтәренке күңел белән таралыштылар. Лесхоз мәктәбе – 1нче, Түбән Мәтәскә – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбе 3нче урынны алды. Менә шундый ул профсоюз оешмасы. Бар да чаңгыда, хәрәкәттә.
Румия Надршина