“Арча гүзәле” мех жилетлы булды
7 мартта Арча Мәдәният йортында “Арча гүзәле – 2018” бәйгесе узды. Районыбызның чибәрләрдән-чибәр 7 кызы шушы исем өчен көч сынашты.
Кызларның булдыклылыгы бәйге барышында ачыла барды: һәммәсе чибәр, һәммәсе нәрсәгә дә булса сәләтле. Хәтта сәясәт буенча да үз фикерләре бар. Видеоязмалар аша үзләренең сәләтен, кызыксынуларын, яраткан эшләрен, буш вакытларының ничек узуын тәкъдим итүне кызлар сәхнәдә җыр-биюле чыгышлары белән тулыландырып, талантларын да күрсәтте. Конкурсантларны һәм тамашачыларны котлап, эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, Арчабызның һәвәскәрләре Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Данис Гайфуллин дәртле җырлар бүләк итеп, кичәне тагын да ямьләде.
Сылукайлар һәммәсе гүзәл исеменә лаек булырлык. Сөбханалла, тирә-юнебездә нинди мөлаем затлар яши икән! Куллары никадәр эш белә, үзләре һөнәрле булу өчен белем ала, инде укып һөнәрле булучылары халыкка намус белән хезмәт итеп яши, кайда гына булсалар да, үзләренең сөйкемлелеге, ачык йөзләре белән (болары хакында видеослайдлар “сөйли”) тирә-юньнәренә шатлык өләшеп яшиләр. Һәммәсенең хыялы — тормышта үз урыннарын гына түгел, насыйп ярларын да табып, бәхетле булу. Һәрберсе, үзләрен гүзәл булу өчен ярышу мизгелләре бүләк иткән оештыручыларга рәхмәтле.
Тамашачы финалны көтә. Йөрәкләр ярсып тибә: кем җиңүче булыр? Ниһаять! Миләүшә Хурамшина – “Мисс-универсум”, Зилә Андреева – “Мисс-грация”, Гөлүсә Яруллина – “Мисс- элегант”, Рәзинә Минһаҗева – “Мисс-сөйкемле”, Альбина Гатауллина – “Мисс-стиль”, Алсу Гарипова “Вице-мисс” номинациясендә җиңүче булып танылды. Ә “Арча гүзәле” исеменә Арчадан Йолдыз Салихова ия булды. Аңа иганәчеләр, Арча Мәдәният йорты ярдәме белән әзерләнгән мех жилет бүләк ителде.
Йолдыз бүгенге көндә Казанда банк системасында эшли. Мәктәп елларында ул Арча сәнгать мәктәбендә Райлә Фәтхуллина классында рәсем ясау серләренә төшенгән. Шәфкать туташы булып эшләүче әнисе Илһамия- дән күчкән бу сәләте кызга тормышында һәрвакыт юлдаш — әз генә буш вакыты булса, кулына каләм ала икән. Бәйге барышында да Йолдыз, санаулы минутлар эчендә (10 минут та вакыт узмагандыр) сәхнәдә Габдулла Тукайның портретын ясап, тамашачыны шаккатырды.
“Җиңәрмен дип уйламаган идем, нык каушадым. Алдагы көнне төне буе нәрсә ясарга икән дип баш ваттым, ул төнне Тукайны берничә тапкыр ясагач кына уңышлы килеп чыкты, ә сәхнәдә беренче тапкырда ук ясый алдым. Үземә ярдәм итеп, көч биреп торган әти-әниемә, Чулпан апама, туганнарыма һәм Райлә Динулловнага зур рәхмәт”, — диде ул.
Жюри әгъзалары арасында мондый конкурсларда чарланган ханымнар бар иде. Алинә Шиһабиева белән Зилә Мортазина икесе дә “Нечкәбил” республика конкурсында Арча данын яклаучылар, аларның кызларга теләкләре изге. “Сез бүген тамашачыларга зур бәйрәм бүләк иттегез. Мондый конкурста катнашуыгыз тормышта беренче генә булмасын”, — дип Алинә ханым уңышлар теләсә, Зилә Азат кызы кызларга хатын-кыз бәхете теләде. Беренче генә уздырылучы “Арча гүзәле” конкурсының да киләчәге булсын.
Бәйге күпләр өчен бәйрәм булды: әти-әниләр, туганнар ярышта катнашучыларның шатлыгын уртаклашса, башка конкурста җиңеп бүләкләнүчеләр дә булды. “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин “Газета-журналларга языл һәм телевизор от” акциясендә катнашып җиңү яулаган һәм arskmedia.ru сайтындагы “Минем әни — иң матуры” фотоконкурсында җиңүгә ирешкән ханымнарны бүләкләп китте.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уздырган “Газета-журналларга языл һәм телевизор от!” акциясендә райондашларыбыз гел катнашып тора һәм кыйммәтле бүләкләргә дә ия булалар. Узган ел иң зур бүләк — телевизор да безнең районга кайтты. Быелгы бәхетлеләр арасында дүрт райондашыбызның исеме бар: Наласадан Мөнирә Исмәгыйлевага фотоаппарат тапшырылды, Рәмзия Рәхимова, Резида Садыйкова одеяллар, Фәрия Галиева кызыксындыру бүләгенә ия булды. Мондый одеялны Рәмзия ханым икенче тапкыр ала икән инде!
Онлайн тавыш бирү юлы белән “Минем әни — иң матуры” фото конкурсында 1 урынга – Илсөя Шакирҗанова, 2 урынга – Рузалия Рәхмәтуллина, 3 урынга Тәслимә Ибраһимова лаек булды. Рузалия һәм Тәслимә ханымнар кодагыйлар икән. Балалары ике як әниләренә шундый зур бүләк ясаган! Алар берничә көннән бу залга тагын киләчәк — җиңүчеләргә бүләкләр белән бергә Әтнә халык театры спектакленә билетлар да тапшырылды.
Розалия Зиннәтова