Роза апаның өенә киләчәкләр
Роза апа Нуретдинова икенче төркем инвалид. 83 яшендә булса да, өй тирәсендә йөри, ашарына пешерә.
– Тик еракларга бара алмыйм. Тын бетә, бот төбеннән аяк хәлсезләнә. Шулай да кайчакта каршыдагы кибеткә чыгып керәм әле, – ди ул. – Минем ярдәмчеләрем бар, Аллага шөкер. Халыкны социаль яклау бүлегеннән шәфкать туташы Рамилә Борһанова белән социаль хезмәткәр Зәйтүнә Гатиятуллина килеп, сәламәтлегемне кайгыртып торалар, йорт эшләрендә булышалар, кибеттән азык–төлек алып кайтып бирәләр. Бик әйбәт кызлар, күз тимәсен.
Ул сугыш чоры авырлыкларын да башыннан кичергән. Кичә нәрсә булганны исенә төшерә алмаса да, ул вакытның һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң 15 ел Сарай–Чокырча мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта, аннан Арчага күчкәч, 20 ел почтада эшли. Арча тарихын бик яхшы белә. “Аяк-лы энциклопедия” ди аның турында Рамилә Борһанова. Заманында газеталарга мәкаләләр дә язып торган. “Хәзер дә башта мәгълүмат бик күп, тик кәгазь битенә төшереп булмый, кул калтырый”, – ди ветеран.
Роза Нуретдинова газета–журналлар алдыра, алар белән даими танышып бара. Илдә барган вакыйгалар белән дә яхшы таныш. Сайлаулар турында да хәбәрдар.
– Агитаторлар килеп, кайда сайлыйсымны сорап киттеләр. Сайлау участогына бара алмавымны әйттем. Урна белән өйгә киләселәр. Бүген килеп керсәләр, тиешле дип тапкан урынга тамга куеп, бюллетеньне урнага саласын беләм. Социаль хезмәткәрләр дә тиешле мәгълүмат бирделәр, – диде ул.
– Социаль хезмәткәрләр үзләре өйләренә барып хезмәт күрсәткән 200 инвалидка барысын да яхшылап аңлаттылар. Аларның кайберләре сайлау участокларына барып сайлый, йөри алмаганнарының өйләренә киләчәкләр, – диде Рамилә Борһанова.
– Бүгенге тормыштан бик канәгать мин. Аллага шөкер, пенсия килеп тора, ашарга–эчәргә ни теләсәң шул бар. Өем җылы. Еллар тыныч булсын да, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Кемгә ышаныч белдереп тавыш бирәсемне бүгеннән үк төгәл әйтә алам, – диде Роза апа.
Гөлсинә Зәкиева