Бәя төшә дип, күңел төшмәсен

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бәя төшә дип, күңел төшмәсен

9 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек тармагындагы ике айлык эшкә йомгак ясады.

Марат Әхмәтов республикада быел ике айда терлек һәм кош итенең 3 процентка күбрәк җитештерелүен билгеләп үтеп, сөт җитештерү темасына тулырак тукталды. Ике айда 200 мең тоннага якын сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорындагыдан 3 процентка артык.

– Безнең алга быел сөт җитештерүне 5 процентка арттыру бурычы куелды, – диде министр. – Республика районнары арасында андыйлар әлегә 12 һәм алар барысы 8,5 мең тонна үсеш бирделәр.

Марат Әхмәтов соңгы вакытта Арча районының да тотрыклы уңай динамикага ирешүен билгеләп үтте.

Сөтне сатып алу бәяләре кимү сәбәпле, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре узган елга караганда 6 мең тоннага якын сөтне күбрәк сатсалар да, 700 млн. сум акчаны кимрәк алганнар. Әмма сатып алу бәяләренең түбән булуы әлеге тармакка игътибарны киметергә тиеш түгел. Киресенчә, мондый хәлдә терлекчелеккә күбрәк игътибар бирергә, үз- кыйммәтне киметү юлларын эзләргә кирәк.

Республика җитәкчелеге сөтне сатып алу бәяләре кимүдән килгән зыянны өлешчә каплау чаралары күрә. Хуҗалык- ларга гыйнвар ае өчен 1 килограмм сатылган сөткә 3 сум исәбеннән акча бирелгән инде. Шушы көннәрдә февраль өчен дә түләнәчәк. 403 млн. сум күләмендәге федераль субсидияләр дә килеп җиткән.

Соңыннан дәвам иткән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыклар алдында торган бурычларга тукталды. Терлекчелек буенча билгеләнгән планнар бар, алар үтәлергә тиеш. Техниканы яхшылап әзерләргә, кырга чыккач сынатырлык булмасын.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов  хуҗалыклардагы эшләрнең торышына анализ ясады. Февраль аенда сөт җитештерү буенча 5 процент үсешкә ирешелде. “Казанка”, Сафиуллин А.В., “Кишет”, “Ашытбаш”, “Кызыл Яр”, Лотфуллин З.Р., “Яңарыш”, “Закирҗанов Р.М.”, “Северный”, “Ташкичү” хуҗалыкларында үсеш 46–9 процент.

Терлекләрнең баш саны буенча артталыкны бетерергә кирәк.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров, “Ростехнадзор”ның Арча районы буенча баш инженер–инспекторы Габделхак Касыймов хезмәтне саклау, техниканы исәпкә кую, техник карау үткәрү буенча таләпләрне аңлаттылар.

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар “Яңарыш” ширкәтендә терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл  Мәрдәнов терлекчелек буенча эшләүче компанияләр белән хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. Хуҗалык өчен аерым программа төзелгән. Анда һәр сыер  турында мәгъ- 

лүмат кертелә. Белгечләр азыкларны анализлап, нинди өстәмәләр кертергә кирәклеген әйтеп баралар һәм рацион шуның нигезендә төзелә. Нәсел эше  белән дә ныклап шөгыльләнә башлаганнар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International