Иминлек өчен
Прокуратура таләбе буенча мәктәпләргә видеокүзәтү системасы куелачак.
Арча районы прокуратурасы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында мәгариф һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Шундый тикшерүләр Яңа Кырлай, Сикертән, Курса–Почмак, Иске Кырлай, Курса разъезды гомумбелем учреждениеләрендә һәм Яңа Кенәр балалар иҗаты йортында узды.
Яңа Кырлай урта мәктәбендә 100дән артык бала укый, әмма бина видеокүзәтү, хәбәр итү һәм эвакуация идарәсе системасы белән җиһазландырылмаган.
Яңа Кенәр балалар иҗаты йортына 64 кеше йөри, шуларның 51е – укучылар. Әлеге балалар учреждениесендә саклану дәрәҗәсе закон таләп-ләренә туры килми.
Башка гомумбелем учреждениеләрендә дә шундый тәртип бозулар ачыкланды.
“Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның 28нче маддәсе нигезендә, мәгариф оешмасы укучыларның, шулай ук мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирә. Моннан тыш, “Террорчылыкка каршы тору турында”гы Федераль законның 2нче маддәсе нигезендә, объектларның сакланышын кирәкле дәрәҗәдә тоту террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары исәбенә керә.
Тикшерү актларында күренгәнчә, җирле үзидарә органнары мәгариф өлкәсендәге муниципаль учреждениеләрне финанслау вәкаләтләренә ия, шул исәптән террорлык күренешләрен профилактикалау максатларында балалар тормышын һәм сәламәтлеген саклауны гарантияли торган шартлар тудырырга бурычлылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка ачыкланган закон бозуларны бетерү һәм мәктәп биналарына видеокүзәтү, хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системалары кую таләбе белән гаризалар җибәрде, 2018 елның 1 сентябренә кадәр үтәү срогы билгеләнде.
Гаризалар суд тарафыннан каралды һәм канәгатьләндерелде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе