Тукай марафоны
Арчадан Яңа Кырлайга кадәр чаңгыда барганны хәтерләмиләр. 9 мартта, бәйрәм арты, чаңгычылар 20 км.га ярышка чыгып киттеләр. Кем идеясе икән бу, дип сораштым. Район башлыгыныкы, диделәр. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе озатып калды чаңгычыларны. “Бу гади генә ярыш түгел, бу Тукайга бару”, – диде ул.
Дулкынландыргыч мизгелләр. Арчалар гына түгел, күрше-тирә районнардан, Казаннан да килгән иделәр. Хәтта 70кә җиткән чаңгычылар да 20 км.га старт алды. Шундыйларның берсе – Кушлавычтан Фатыйх Гобәйдуллин.
Балтачтан 53 яшьлек Михаил Павлов: “Иртәгә Казанга 50 км.га ярышка барам”, – дип сөйләп торды. Арча РЭСында эшләүче Фәрит Габдрахманов:
– 6 мартта 60 яшьлек юбилеемны үткәрдем, бүген менә 20 км.га ярышка килдем, – диде. – Көн саен чаңгыда 10-20 км.ны йөрим.
Арча кызы Диләрә Фәссалова Казанда олимпия резервы көллиятендә укый. Диләрәнең чаңгычы иптәшләре – тренер Рәис Камаловта шөгыльләнүче чаңгычыларның күбесе монда иде. Фәнүзә Сәлахова, Илназ Шәрәфиев, Алия, Илназ Дияровлар, Энҗе Фәйзрахманова, Әлфис Һидиятуллин... Иң яшь чаңгычыларның берсе – 6 мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Әлфис Һидиятуллин үзе дә, әнисе Алия ханым да биредә иде.
100ләп чаңгычы өч төркемгә бүленеп, өч төрле арага ярышты. 20 км, 10 км һәм 7,5 км. Барысы да Яңа Кырлайда финиш бирде. Кыскарак арага ярышучылар старт урынына автобус- та килделәр. Чаңгычыларны “Ашыгыч ярдәм” машинасы озата барды. “Буран” белән дә хәлләрен белеп тордылар. Хәлең бетсә, кайнар чәй эчеп, банан ашап, ял итеп алырга да мөмкин иде. 20 км. араны үткән Әлфинур Хәкимованың хәлләрен сорашабыз.
– Нинди матур кояшлы көн, – дип хозурланып сөйләде ул. – Ә без чаңгыда. Шундый рәхәт булды... Яныбызга “Буран”да килеп, әйдә утырыгыз, чыжлатып кына финишка китереп куябыз, дип әйтеп карасалар да, утырмадык. 20 км араны үтү ул үзе зур җиңү!
Алар гаилә белән чаңгыда. Айрат, Әлфинур, Әмир, Айзилә, Айсылу, Азамат...
Әлфинурның иптәше Айрат Хәкимов:
– Арчадан Яңа Кырлайга бару гел үргә менү икән ул, – диде. – Ә үргә менү ансат эш түгел. Шулай да 20 км.ны җиңдек!
Ярышта Арча педагогика көллиятеннән Рамил Гыйлаҗиев җитәкчелегендә 12 чаңгычы катнашты. 8е 20 км араны үтте, 4се – 10 км.ны. 10 км арада Илназ Шәрәфиев финишка беренче килде. Әле менә яңа гына Сарманнан кайтты алар. Ике көн барган ярышта аларда 3нче нәтиҗә булды.
20 км.га финиш бирелүгә бер төркем көчле чаңгычылар аерылып алга чыкты. Финишка да алар бер-бер артлы килеп җитте. Балтачлар көчле булып чыкты. Данил Ганиев финишка 1нче килде. Арча стадионында шөгыльләнүче чаңгычылар (тренер Рәис Камалов) шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Алар: Алия Диярова 10 км.да – 1нче, Илназ Шәрәфиев 10 км.да – 1нче, Энҗе Фәйзрахманова 10 км.да – 3нче, Диләрә Фәссалова 20км.да – 1нче, Фәнүзә Сәлахова 20 км.да – 2нче.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г. Тукай музее янында булды. Чаңгычылар кайнар ризык белән тукланып алгач, Г. Тукай музеен карап чыктылар. Әйе, бу чаңгы ярышы гына түгел, бөек шагыйрь Г. Тукайны да искә алу иде.
Румия Саттарова