Кызлар гына уйнады

2018 елның 16 марты, җомга

Кызлар гына уйнады

Халыкара хатын-кызлар көнен районның волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев спорт бәйрәме буларак та билгеләп үтәргә булды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ул хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары оештырды.

Әлеге чара “Арча” спорт комплексында үтте. Һәм анда район хакимияте, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арча педагогика көллияте командалары белән беррәттән Наласа, Яңа Кенәр, Лесхоз, Урта Курса һәм Арчадан яшьләр командалары да катнашты.

Ярышлар киеренке барды. Волейболчы кызларыбызның бер дә җиңеләсе килмәде. Командалар да бик көчле иде. Спорт мәктәбенең җыелма командасына иң көчле волейболчылар җыйналган. Арча педагогика көллияте белән Яңа Кенәр командалары турында әйтеп тә торасы юк. Аларның һәрвакыттагыча бу юлы да беренчелекне бирмәс өчен аяк терәп “көрәшәчәге” алдан ук билгеле иде. Район хакимияте кызлары да, күп ярышларда катнашып, тәҗрибә тупларга өлгергән. Наласа, Лесхоз, Урта Курса командалары да сыната торганнардан түгел. Ә яшьләр яшьлекләре белән үк көчле.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Венера Таджибаева үзе дә уенда катнашырга булган. Хәер, аптырарлык түгел, бу мәктәптә эшләүчеләр универсал, волейбол да уйныйлар, кирәк икән гер дә күтәрәләр, чаңгыга да басалар... Район хакимияте командасы составында уйнаган Лилия Завялова волейбол уйнаса, Лиана Калинина волейболга өстәп җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә икән. Яңа Кенәр командасы кызларының тайм-аут вакытында тренерлары Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар белән сөйләшүләренә колак салдым. Кызларның ниятләре – бары тик беренче урынны яулау иде.

Әмма көндәшләре көчлерәк булып чыкты. Беренче урынны Арча педагогика көллияте волейболчылары яулады. Икенче урында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Яңа кенәрләр өченче урында. Әмма бу ярышта иң беренче чиратта дуслык, хатын-кызлар дуслыгы җиңде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев бүләкләр тапшыру белән беррәттән волейболчы кызларга матур теләкләре белән бәйрәм кәефе дә өләштеләр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International