Алар алдашуны белми көрәшә

2018 елның 16 марты, җомга

Алар алдашуны белми көрәшә

10 мартта Шушмабаш урта мәктәбенең спорт залында 2006 елда һәм соңрак туган малайлар арасында “Северный” ширкәте призына көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

“Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин оештырып җибәргән мондый ярыш- лар беренче тапкыр 2014 елда үткәрелгән иде. Шуннан бирле әлеге турнирга районның яшүсмерләре бик яратып килә. Быел иң яшь спортчыларны чакырдылар. 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 70 көрәшче катнашты.

Яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев тәбрикләде.

Ярышлар 10 көрәш авырлыгында үтте. Малайлар бөтен көчләрен биреп бил алышты, берсе дә җиңелергә теләмәде. Араларында инде шактый тәҗрибә туплаганнары да бар. Арчаның 3нче мәктәбеннән Рафил Абдулзалиев, Ашытбаштан Аяз Фазылҗанов, Наласадан Әнгам Мөхетдинов – “техника өчен”, Шушмабаштан Ильяс Шакиров “җиңүгә омтылган өчен” акчалата призлар алдылар. “Иң яшь көрәшче” – Арчаның 2нче урта мәктәбеннән Ранил Габделбәров көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев призын алды. Ул үз үлчәү авырлыгында өченче урынны алуга иреште. (Җиңүчеләрнең исемлеге arskmedia.ru сайтында).

Командалар арасында Шушмабаш көрәшчеләре (тренер М.Сәләхов) җиңүче булды. Ашытбаш командасы (М.Сәләхов) – икенче, Арчаның 6нчы урта мәктәбе (Ф.Һидиятуллин) өченче урында.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар медальләр, грамоталар, акчалата бүләкләр алдылар. Командалар кубок һәм дипломнар белән бүләкләнде. Дүртенче урыннарны алучы көрәшчеләр, призлы урыннарга ия булган команда тренерлары да акчалата бүләкләнде. Барлык катнашучыларны тәмле ашлар белән сыйладылар. Ярышларның иганәчесе – “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

Мәктәп җитәкчелеге дә ярышларда катнашучыларны якты йөз белән каршылады, һәркем канәгать булсын өчен барын да эшләделәр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International