Штраф түгел, чәчәкләр

2018 елның 16 марты, җомга

Штраф түгел, чәчәкләр

Икенче ел рәттән инде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 8 Март көнне руль артындагы хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итә. Казанда бу күркәм гадәт күптәннән бар икән инде. Башкалабызда эшләп, ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләргә кайткач, Ришат Хуҗин автоледиларга бәйрәм көнендә штрафлар урынына чәчәкләр бүләк итүне районда да матур традициягә әверелдерде.

Нәкъ Арча үзәгендә, өстәвенә бәйрәм көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрү кемгә генә ошап бетәр икән. Җитмәсә, туктаталар да бит әле. Ир-ат машина йөртүчеләрне түгел, нәкъ менә кызларны. 8 Мартта аларга бәйләнмәсәләр дә булыр иде инде. Ул көнне һәм нәкъ шул вакытта шәһәр үзәге аша үткән автоледилар ни уйлаганын дөрес әйтеп бирдек бугай.

– Кирәкми, документларыгызны эзләмәгез, машинадан гына чыгыгыз, – диде Ришат Хуҗин каршында басып торган бер түгел, өч ЮХИДИ хезмәткәрен күреп югалып калган һәм каушавыннан документларын таба алмый азапланган ханымга.

Чәчәк бәйләме сузып, бәйрәм белән котлавын күргәч кенә автолединың эченә җан керде, йөзенә елмаю кунды. Нинди хатын-кызга мондый игътибар ошамас икән?

– Сигез ел рульдә мин. Туктатканнары да, штраф язганнары да бар. Тизлекне арттырган өчен, – диде Айваннан Алинә Юзаева. – Ә менә мондый күренешкә беренче тапкыр очрадым. Әниләрне, сеңлемне, дус кызларны бәйрәм белән котларга барышым иде. Рәхмәт, бик-бик күңелем булды.

– Апамны котлап килим дип абый сизмәгәндә генә машинасына утырып чыгып киткән идем, – дип көлде Резеда Зәкиева.

Ә менә 17 ел руль артында йөргән Урта Курсадан Рәмзия Вафина үзен бик тыныч тотты. Елмаеп машинасыннан чыкты да, ЮХИДИ хезмәткәрләре янына килде. “Сезне 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булыгыз, юлларда исән-имин йөрегез”, – диде аңа да Ришат Хуҗин һәм лалә чәчәкләре сузды.

Бу автоледилар өчен бәйрәм иртәсе әнә шулай күңелле башланып китте.

– Бүген хатын-кызлар бәйрәме. Алар ял итәргә тиеш. Карап торам, бүген дә руль артында күбрәк гүзәл затларыбыз, – диде соңыннан ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе. – Ярый әле алар бар. Мөмкинлектән файдаланып барлык хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз һәм аларга иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International