“Бары бергә, югы уртак булды”

2018 елның 16 марты, җомга

“Бары бергә, югы уртак булды”

Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр. Арча станциясе Хезмәт урамында яшәүче хезмәт ветераны Суфия Качалова бу яктан бик бай. “Без күршеләр белән гомер–гомергә туганнар кебек дус, тату яшибез, Аллага шөкер. Бары бергә, югы уртак булды. Хезмәттәшләрем дә онытмый. Ул да минем өчен зур шатлык”, – ди Суфия апа.

Аның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә дә күршеләре Хәят Шәйхелисламова, Галя Зарифҗанова кергән, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Роза Чистякова килгән иде. “Җәмәгать туклануы” ширкәте җитәкчесе исеменнән Алсу Фазылова да үзен котлаган.

– Минем апам кондитер булган, – ди Галя Зарифҗанова. – Суфия апа белән бергә эшләгәннәр. 1955–1960 еллар. Ашарга җитми. Суфия апа безгә бик булышты.

– Бер кешенең дә хәтерен калдырырга тырышмадым. Көчемнән килгәнчә ярдәм иттем, – ди Суфия апа аның сүзләренә каршы.

Суфия Качалова Югары Атыда күп балалы гаиләдә туа. 5 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында гаилә Арчага күчеп килә. Биредә ул лаеклы ялга чыкканчы, 45 ел тимер юл вокзалындагы кафеда эшли.

– Пенсиягә чыккач та 6 ел эшләдем әле. Мин киткәч ул кафе ябылды инде, – ди Суфия апа. – Анда Качаловадан башка кеше эшли алмый дигәннәр. Һәр кешене көйләргә кирәк иде шул.

1951 елда кияүгә чыга. Уллары туа. “Улыбыз 10 сыйныфка барганда аерылыштык. Рус милләтеннән иде ул. Миңа үз милләтем кешесе кирәк, син улың белән фатирдан чыгып кит, диде”, – ди Суфия Качалова. – Үз көчем һәм тырышлыгым белән йорт салып чыктым, тормышны өр–яңадан башладым”.

Бүген ул ялгыз түгел, улы Виктор белән яши. Янында изге күңелле күршеләре, хезмәттәшләре бар. Юбилеен билгеләп үтәргә өстәл дә әзерләгәннәр. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International