Гаилә белән күңеллерәк

2018 елның 16 марты, җомга

Гаилә белән күңеллерәк

Республика мәктәпләрендә 1 февральдән ”Без бергә” дигән зур гаилә уеннары башланып киткән иде. Алар район мәктәпләрендә дә үтте. 10 мартта шул уеннарда җиңүче гаиләләр Арчага район ярышына җыелды.

– 2018 ел мәгариф өлкәсендә баланы гаиләдә тәрбияләүгә багышлана. Казан Федераль университеты сайтында төрле тәрбияви темаларга багышланган ата–аналар җыелышлары онлайн трансляция-

ләнә. Кызыксынучылар булса, ЮТУБтан эзләп табарга була, – диде Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Без дә мәктәпләрдә шушы темага төрле чаралар оештырабыз. Барысы да инстаграмда даими яктыртылып барыла. Соңгы вакытта барлык мәктәпләрдә “Бөтен гаилә белән ГТО” дигән ярышлар үтте. Шуларда җиңеп, район ярышына чакырылган 16 гаилә арасыннан бүген иң яхшылары сайланып алына һәм беренче урынга чыккан гаилә Казанга республика ярышына бара.

ГТО нормаларын тапшыру буенча “Без бергә” дип исемләнгән ярыш-лар “Арча” спорткомплексында үтте. Бәйрәм рухы өстәп, аны Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге бию төркеме башлап җибәрде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов гаиләләргә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

Ашытбаштан Шакировлар гаиләсе белән танышам. Ашытбаш мәктәбендә беренче һәм алтынчы сыйныфта укучы Рания белән Рәзил өчен көчләрен сынашырга әтиләре Илнар һәм әниләре Резеда килгән.

– Безнең Рәзил көрәшә дә, чаңгы да шуа. Гарәфиев призына үткән ярышта (Иске Кырлайда) мәктәп командасы беренче урынны яулады. Укытучылары бу җиңүдә Рәзилнең дә өлеше зур, диде. Күптән түгел үткән Тукай марафонында да улыбыз 7,5 километрга чапты, – ди Резеда. – Аннан йөзү белән дә шөгыльләнәләр.

Резеда үзе Арча үзәк хастаханәсендә реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Балаларын бассейн-

га да ул йөртә. Ә Илнар гер күтәрү остасы икән. Дүрт минут вакыт эчендә ул 70 тапкыр гер күтәрде. 16 килограммлы герне 40 тапкыр күтәрү үзе спортның бу төре буенча ГТО нормасын алтын билгегә тапшыру дигән сүз, дип аңлатты Илнарны читтән күзәтеп торган бер укытучы.

Лесхоздан Анастасия һәм Ленар Нуриевлар уллары Нияз һәм кызлары Лилия белән килгәннәр. Нияз чаңгыда, Лилия тимераякта шуарга, ә Ленар йөзәргә ярата икән.

– Арчага бассейнга йөрү сирәк эләгә. Эштән китеп булмый. Җәен су буенда рәхәтләнәбез, – ди Ленар.

Аның кул эше остасы булуы да ачыкланды. Агачны чокып төрле әйберләр ясый. Лилия дә әтисенә охшаган, алтын куллы. Мәктәптә Зөлфия Кочурова җитәкләгән декоратив–кулланма сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның чигү элементлары кертеп теккән күлмәкләре бәйгеләрдә җиңүләр дә яулаган.

– Ә мин Курса–Почмактан Шиһаповлар гаиләсен мактап үтәр идем, – диде Курса–Почмак мәктәбенең физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов. – Гаилә башлыгы Хәбир умартачы, хатыны Чулпан укытучы, уллары Айнур Казанда белем ала, кызлары Чулпан 11 сыйныфта укый. Нинди генә ярышка бармасыннар, җиңүсез кайтмыйлар. Чаңгыда да йөриләр, таяк тартуда быел икенче урынны алдылар, Чулпан спорт мәктәбенең волейбол командасы составында уйнады. Кыскасы, чын мәгънәсендә спорт гаиләсе.

Яңасаладан Сафиннар гаиләсе һәрьяклап уңган булып чыкты. Алар үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашалар, спортта да сынатмыйлар икән.

– Җиденче мәктәптә бишенче сыйныфта укучы кызыбыз Зәринә өчен дип ярышка без генә түгел, абыйлары Рүзил белән Альмир да килделәр, – диде Айрат Сафин.

Бу көнне гаиләләр бассейнда йөзү, стадионда чаңгыда узышу буенча ярышсалар, спорт мәктәбе залында озынлыкка сикерделәр, гер күтәрделәр һәм спортның башка төрләре буенча ГТО нормаларын тапшыр-

дылар.

Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны һәм Казанга ярышка бару хокукын Курса–Почмактан Шиһаповлар гаиләсе яулады. Икенче урынны Яңа Кенәрдән Корбангалиевлар гаиләсе алды. Өченче урында – Арчаның җиденче мәктәбеннән Сафиннар гаиләсе.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International