Яшь гаиләләрне ни кызыксындыра

2018 елның 16 марты, җомга

Яшь гаиләләрне ни кызыксындыра

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Нык гаилә” проекты кысаларында Президент В.В. Путинның демографик инициативаларын тормышка ашыру максатыннан балалы гаиләләрне кабул итү оештырылды. Ул Арча районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә үткәрелде.

Шундый кабул итүләрнең берсенә без дә шаһит булдык. Район Советы депутаты, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова балалы гаиләләрне кабул итте. Дөрес, төрле сорау белән килделәр. Пенсия күләме белән риза булмаучылар да бар иде. Торак мәсьәләсе белән бәйле сораулар күбрәк булды. “Нишләп без ипотека фатирына чиратта озак торабыз?”, “Арчадан авылга кайтырга исәп, авылда йорт төзү өчен нинди программалар эшли?” – яшь гаиләләрне әнә шундый сораулар күбрәк кызыксындыра иде. Илфира Шакирова яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә тәҗрибә туплаган авыл җирлеге башлыгы. Наласа авылында гына да торак программалары нигезендә йорт төзегән гаиләләр шактый. Без моны үз күзләребез белән күреп кайттык. Ә авылда яшьләргә дәүләт программаларында катнашу юлын Илфира Шакирова үзе күрсәтә һәм ярдәм итә. Шуңа да очрашуга килүчеләр Илфира Рамазановна яныннан чын ярдәм, киңәш алып кайтып киттеләр. Ә кайбер мәсьәләләр буенча (мәсәлән, ни өчен ипотека чиратында озак торалар, пенсионерның барлык эшләгән еллары да пенсиясенә кергәнме) сорауларны өйрәнеп, соңыннан җавап бирергә ышандырды депутат.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International