Зур урамны зур үзгәрешләр көтә

2018 елның 16 марты, җомга

Зур урамны зур үзгәрешләр көтә

Арча шәһәрендә иң борынгы, иң зур һәм иң озын (2 километр) урам бар. Сүзнең Зур урам турында барганын чамалагансыздыр инде. Рәхәт, иркен, машинада йөрүчеләр дә, җәяүлеләр дә ярата торган урам ул.

Менә шушы Зур урамны зур үзгәрешләр көтә икән бит. 13 мартта Арча шәһәренең Зур урамын үзгәртеп кору буенча җәмәгать тыңлаулары булып үтте. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Әлеге сөйләшүдә катнашучылар өстәлләр артында урын алды. Һәр өстәлдә Зур урамның башлангыч проекты ята. Аны өйрәнеп, тикшереп чыкканнан соң һәркем үз фикерен тәкъдимен әйтә алачак.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 елдан республикада парклар һәм бакчаларны төзекләндерү һәм төзү буенча программаның гамәлгә ашырыла башлавы, бу юнәлештә районда да яңа парклар, бакчалар барлыкка килүе турында әйтте. Бу эш дәвам итә. Шәһәребез өчен мөһим булган Зур урамны үзгәртеп кору проекты әзерләнә. Аны кабул иткәнче халык белән киңәшеп, уртак фикергә киләсе бар.

Фикер алышуларга керешкәнче экранда район территориясендә җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү буенча программаны тормышка ашыру турында видеоролик күрсәтелде. Аннан соң район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин 2015–2017 елларда әлеге программа буенча тормышка ашырылган һәм ашырылачак эшләр турында сөйләде. Алар һәрберебезнең күз алдында. Шулай да, “Казансу” парк зонасының халыкның һәм кунакларны яраткан урынына әверелүен әйтү артык булмас. Хәзерге вакытта федераль һәм республика Хөкүмәтләре тарафыннан район территориясендә “2018–2022 елларга уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” дигән өстенлек- ле федераль программа проекты тормышка ашырыла. Аның буенча түбәндәгеләр планлаштырыла: “Арча шәһәрендә Казансу елгасының яр линиясе объектын төзү (өченче чираты). “Арча шәһәренең Зур урамы” объектын үзгәртеп кору.

Әлеге объектлар буенча эскизларны архитектура проектлары Департаментының “Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” вәкилләре эшләгән. Шуларның берсе – “Архдесант” төркеме вәкиле Виктория Сәләхова Арча шәһәренең Совет мәйданы һәм Зур урамның киләчәген ничегрәк күзаллаулары турында сөйләде.

– Совет мәйданының бирегә килеп керүе очраклы түгел, – диде ул. – Чөнки Зур урамны әлеге мәйдан белән бәйләгәндә генә Зур урам бербөтен булып карала ала.

Архитекторларның күзаллаулары болай караганда кызыклы гына. Зур урамда ял итү зоналары, велосипедчылар юлы булдыру, яшеллекне арттыру һ.б. каралган. Совет мәйданын фонтаннар, амфитеатр, яшел зоналар һ.б. бизәячәк. Әмма...

– Шәһәр үзәге транспорт артериясе булып тора, аны ябарга ярамый, халык дөрес аңламас, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Ә башлангыч проект болай кызык кына, әлбәттә, халык фикерен исәпкә алырга кирәк булачак.

Чыгыш ясаучылар да шәһәр үзәге транспорт өчен ачык булырга тиеш, дигән фикер әйттеләр. Биредә күпләп халык җыела торган чаралар үтә, мәйданны төрле объектлар белән чуарлап бетерү кыш көне кардан чистартканда кыенлыклар тудырачак.

Зур урам тарихи урыннар аша үтә, үзгәртеп корганда ачык һава астында музей булдыру, балалар мәйданчыклары төзү, ял итү урыннарында китап шкафлары, шахмат өстәлләре кую, бәдрәфләр ясау, машина кую урыннарын киңәйтү, туклану урыннары ясау һ.б. тәкъдимнәр әйтелде.

Архитекторлар барлык тәкъдимнәрне исәпкә алырга сүз бирделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин йомгаклау сүзендә әлеге объектның район өчен яңа булуы, аны үзгәртеп коруның беренче өлеше 2018 елда башланачагы, бүгенге сөйләшүнең эшлек-ле һәм файдалы булуы турында әйтте. Шәһәр әлеге проект белән Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International