Су басулардан зыян күрмәс өчен нишләргә?

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Су басулардан зыян күрмәс өчен нишләргә?

Яз үз көченә керә бара. Тиздән карлар эреп, елгаларда боз кузгалыр. Җәйләр җитәр. Язын су басулардан зыян күрмәс өчен нишләргә? Табигатькә каршы барып булмаса да, сакланганны Аллаһы Тәгалә саклармын дигән.

Көннәр җылытып җибәрүгә, кояш, җил, яңгырлардан кар да тизрәк эри, елгаларда су күтәрелә, бозлар ватылып өелергә, су басулар күзәтелергә мөмкин. Су басуларны алдан чамаларга мөмкин, димәк, хәстәрен дә алдан күрергә була.

Әгәр дә су басу куркынычы бар дигән хәбәр килеп ирешә икән, бу турыда якыннарыгызга, күршеләрегезгә әйтегез. Документларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне, кирәкле даруларны, ризыкны, электр фонарен үзегез белән алырга алдан әзерләп куегыз. Кирәкле әйберләрне чемоданга яки рюкзакка салыгыз. Җиһазны, кыйммәтле әйберләрне югарырак (чормага, түбәгә, шкафның өске өлешенә) урнаштырыгыз. Гаиләдә су баскан очракта вакытлыча кайда урнашу турында алдан сөйләшегез. Су басар алдыннан өегездәге суны, газны, электрны өзегез, мичтәге утны сүндерегез, тәрәзә, ишекләрне бикләгез.

Су басулар кинәт булган очракта чормага, түбәгә, күп фатирлы йортта өске катка менегез. Көндез иң биек урынга ачык төсле чүпрәк элегез, төнлә яктырткыч сигналлар бирегез. 112 телефонына шалтыратыгыз һәм үзегезнең кайда икәнлегегезне әйтегез.

Әгәр дә сез басуда, урманда вакытта кинәт су килеп төшсә, ул вакытта биек урынга, агачка менегез, кешене суда тотып тора торган бүрәнәгә, тактага һ.б ябышыгыз. Ярдәм килгәнче хәбәр бирә-бирә урында торыгыз.

Арча районының гадәттән тыш хәлләрне

кисәтү, булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International