Арчада берәүне 10 мең сумга алдаганнар

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Арчада берәүне 10 мең сумга алдаганнар

Беркөн Арчадан бер пенсионер апа шалтыратты. “Бер егет медицина аппараты сатып йөри. 11 мең сумнан бирәм, аптекада аның бәясе 22 мең сум тора, ди. Энем, 11 мең түгел, 100 сум да акчам юк, дидем. Чыгып китте тагын. Беренче генә килүләре түгел инде. Беренче тапкырында алданган идем, хәзер уяумын. Минем кебек өлкәннәр алданмасын иде”, – диде ул.

Андый мошенниклар артканнан-арта, язу, әйтү, кисәтүләргә карамастан, кешеләр ышана тора. Хәзер интернет аша алдаулар, банк карталары аша акчаларны урлаулар ешаеп китте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә дә алданулары хакында бәян иткән гаризалар килеп тора.

К. үзенең “Хоум Кредит” банк картасын югалта. Икенче берәү шул ук көне аны табып ала да, “Интернет” челтәре аша товар сатып алырга заказ бирә. Һәм шундый юл белән К.га 10032 сум 89 тиен зыян ясый.

Х.га бер номердан аның “Сбербанк России” банк картасы эшләүдән туктады, банк картагыздан акча урларга тырыштылар, дип СМС–хәбәр килә. Х. шалтыратып сәбәбен сорый. Бер ир–егет (үзе белән таныштырмый) СМС–хәбәр белән килгән пин–кодны әйтергә куша, җайга салырга вәгъдә бирә. Х. ышана. Әмма шуннан соң 6900 сум акчасыз кала.

Билгесез кеше С.ның контакттагы битен “вата” һәм аның исеменнән В.га банк кредитын түләү өчен әҗәткә акча сорап хәбәр җибәрә. Тегесе ышанып акчаны банк картасына күчерә һәм шулай үзенә үк 3200 сум зыян китерә.

А. белән дә кызыклы хәл килеп чыга. “Инстаграм” социаль челтәрендә белдерү күреп, ул интернет–кибеттән рәсем ясау өчен ике интерактив уенчык җыелмасына заказ бирә. Әмма җыелмада бөтенләй икенче товар булып чыга. Шулай А.ның 3814 сум акчасы юкка чыга.

Мондый шалтыратуларга ышанмагыз. Башта дөрес- легенә инанмыйча, беркемгә һәм беркая да акча күчермәгез. Пин–кодны бер кешегә дә әйтмәгез.

Дания Салихова,

тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International