Хөрмәтле Арча районы халкы!
2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда актив катнашканыгыз, гражданлык позициясе һәм сәяси өлгергәнлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт!
Кем өчен тавыш бирүегезгә карамастан, сез дөрес гражданлык адымы ясадыгыз –читтән карап утырмадыгыз, дәшми калмадыгыз, ә инициатива күрсәттегез, илебез тормышында һәм аны үстерүдә катнаштыгыз.
Безнең район территориясендә сайлаулар тыныч һәм тәртип бозуларсыз үтте, барлык сайлау- чыларның 95,53 проценты катнашты. Сайлаулар нәтиҗәләре кешеләрнең чынбарлыктагы эшләрне һәм тормышыбыздагы барлык өлкәләрдәге уңай үзгәрешләрне күрүләрен, киләчәккә ышаныч белән карауларын һәм моның теләсә кайсы сайлауларда төп аргумент булуын ачык раслады. Без көчле ил, тотрыклылык, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдек.
Сайлауда катнашкан һәркемгә: район халкына, сайлау комиссияләре әгъзаларына һәм күзәтүчеләргә, сайлау участок- лары өчен бина биргәннәре, сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә бәйле оештыру–техник характердагы чаралар күргәннәре өчен учреждение, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә, җирле үзидарә органнарына, полиция хезмәткәрләренә, янгынчыларга, элемтәчеләргә – сайлау- лар югары дәрәҗәдә үтсен өчен тырышкан һәр кешегә рәхмәт!
Кадерле якташлар! Без Президентыбыз белән дөньяда лаеклы урын алачак көчле Россияне төзү өчен үзебез теләгәнне сайладык һәм җиңдек.
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев