Арчада мандарин да үсә

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Арчада мандарин да үсә

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән хәбәрләшеп торабыз. Беркөн: “Ни эшләр бетерәсең?” – дип шалтыраткан идем.

– Бакчада үсемлекләр күчереп йөрим әле, – ди бу.

– Кыш көне нинди үсемлекне күчереп була соң? – дим, аптырап.

– Әйдә кил, шунда күрерсең.

Узган ел җәй, син андый теманы яратасың, ләкләкләр карап кит, дип тә шалтыраткан иде ул. Капка төпләренә килүгә агач башындагы ояда мәһабәт кошларны күреп гаҗәпләнгән идем. Үтеп баручылар да аларны чын дип, сокланып китәдер. Бу турыдагы язмам тавыш бирү юлы белән уздырылган респуб- лика конкурсында призлы урынга лаек булган иде. Бу юлы да, мин әйтәм, берәр хикмәт күрсәтәдер.

Чыннан да шулай булып чыкты. Өйләренең өске катындагы “Кышкы бакча”га алып менде ул. Ишекне ачып керүгә гаҗәеп яшеллек дөньясын күреп тукталып калдым.

– Илледән артык үсемлек бар монда, – диде Әхмәт Габделфәрт улы. – Алар монда үзләрен бик яхшы хис итә – якты, җылы, иркен. Менә мандарин җимеш бирә инде. Бу яраннарны җәйгә капка төбенә чыгарабыз. Менә кыярлар да чәчәктә. Үзебезгә дә ял итү өчен бик рәхәт урын инде бу.

Идәннән түшәмгә кадәр колач җәеп утырган үсемлекләр арасында кошлар, җәнлекләр сыннары.

Менә шулай кышын да үсемлекләр дөньясыннан аерылмый Әхмәт Хәкимҗанов. Югары уку йортында галим–агроном белгече алып, гомере буе агроном булып эшләгән кешеләр күп түгел. Яшь белгеч хезмәт юлын туган авылы Утар Аты да кергән “Байрак” колхозында агроном булып башлый. Бераздан районга “Сельхозхимия” оешмасына эшкә чакыралар. 1984 елдан 1990 елга кадәр райком инструкторы. Мондагы хезмәте дә авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән була. 1990 елның сентябреннән район үсемлекләрне саклау станциясе җитәкчесе. Оешманың исеме үзгәрә тора, Әхмәт Хәкимҗанов хәзерге көндә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы.

– Мин табигатьне, үсемлекләрне бик яратам, – ди ул. – Шуңа күрә агроном һөнәрен сайладым. Агроном минем өчен һөнәр генә түгел, ул минем яшәү рәвеше дә. Эштән кайткач та көндәлек мәшәкатьләрдән арынып ял итәсе килә һәм мин иң яраткан шөгылемә – үсемлекләр дөньясына чумам.

Озак еллар эшләү дәверендә Әхмәт Габделфәрт улы үсемлекләрне саклау өлкәсендә зур тәҗрибә туплады. Бүген инде үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан саклауның тулы системасын булдырмыйча мул уңыш алырмын димә. Әхмәт Хәкимҗанов гел эзләнә, укый, өйрәнә. Белгәннәрен семинарларда, укуларда, көндәлек тормышта башкаларга да өйрәтә. Аның тәкъдимнәре белән чәчүлекләр үзвакытында сыйфатлы итеп эшкәртелә. 2014 елдан барлык хуҗалыклар СМС–хәбәр итү системасына тоташтырылды, бу барлык сак-лау чараларын вакытында куллану мөмкинлеге бирә.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре уҗымнарның ничек кышлавын тикшереп торалар. Шуның нәтиҗәләренә карап хуҗалыкларга уҗымнарны язын тукландыру буенча тәкъдимнәр җиткерелә.

Әхмәт Хәкимҗанов шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтте. Районның хезмәт алдынгылары слетында ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов аңа министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

Әхмәт Хәкимҗанов хатыны Резеда белән ике ул үстерделәр, алты онык- лары бар.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International