Йөзендә бәхет балкый

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Йөзендә бәхет балкый

90 яшьлеген тутырган ветераннарны котлап йөрибез. Арчада ТАССРның 90 еллыгы урамында яшәүче Вәсилә апа белән очрашкач, бермәл югалып калдым. Беренчедән, ул минем сыйныфташым Наилнең әнисе булып чыкты. Күрешмәгәнгә бик күп еллар үткән иде инде. Икенчедән, вакыт аны бер дә үзгәртмәгән. Һаман шул җитез гәүдәле, ачык йөзле, ягымлы Вәсилә апа.

Аннан, күз тимәсен, аңа гомердә дә бу яшьне биреп булмый. Яшь күренүенең сәбәбен аралаша торгач аңладык: ул гомере буе мәхәббәткә төрелеп яшәгән. Башта ире Равил абыйның, хәзер балалары, оныклары, оныкчыкларының. Хәзер дә аның йөзендә бәхет балкый.

Ә авырлыкларны күрмәгән түгел, күргән Вәсилә Гарипова. Барлык авылдашлары кебек бөтенесен башыннан кичергән. Әмма яшьлек үзенекен иткән, кыз кыенлыклар алдында сыгылып төшмәгән. Ул Урта Атыда күп балалы гаиләдә туган. 7 сыйныфтан соң, сугыш елларында, “Кызыл йолдыз” артелендә, солдатларга хәрби кием тегү цехында эшләгән. Клубларга йөреп, спектакльләрдә уйнарга да вакыт тапкан. “Без запастагы солдатлар да идек. Хәрбиләр килеп “уйнаттылар”. Авылдан чыгарга кушмадылар. Бәхеткә, ул өйрәнүләрнең кирәге чыкмады”, – ди юбиляр.

Вәсилә 1952 елда Арчага күчеп килә һәм промкомбинатка эшкә урнаша. Шушында гомерлек юлдашы – ире Равил белән (ул гомер буе электрик булып эшли, 12 ел элек вафат булган) таныша. Озакламый туй да итәләр, бер–бер артлы өч кызлары, бер уллары туа. Хәзер барысының да үз тормышлары. Наил белән Илсөя – Арчада, Гөлсинә – Чаллыда, Гөлфия Мари Илендә яши. Вәсилә апаның 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

– Әни белән әти 49 ел бергә яшәделәр. Әни бик чиста, пөхтә булды, әти кул эше остасы иде, – диде кызы Гөлфия. – Безнең әти кебек кешеләр дә миллионга бер генә була. Кечкенә вакытыбызда чәчебезгә кадәр үрә иде ул.

– Миңа да бер авыр сүз әйтмәде ул, – дип өстәде Вәсилә апа үзе.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International