Планнар үтәү өчен кабул ителә
17 мартта хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә терлекчелектә ике айлык эшкә йомгак ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалыкның күрсәткечләрен анализлап чыкты.
Быел 1 мартка хуҗалык- ларда 37955 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу узган елның шул чорына караганда 1619 башка кимрәк. “Кишет”тә – 417, “Игенче”дә – 337, “Кызыл Яр”да – 185, Закирҗанов Р.М. хуҗалыгында – 178, Лотфуллин З.Р. ширкәтендә 118 башка кимеде.
Шул ук вакытта “Яңарыш” ширкәтендә терлекләрне – 60, Сафиуллин А.В., “Курса МТСы” хуҗалыкларында 44әр башка арттырдылар.
Баш саны буенча артталыкны бетерү өчен сыерларны бозаулату белән ныклап шөгыльләнергә яисә читтән терлекләр сатып алырга кирәк. Сатып алу өчен акча юк. Димәк, күбрәк бозау алу юлы кала. Ике айда 2544 бозау алынган, узган елның шул чорындагыдан 43кә кимрәк. Терлекләрнең баш санын иң күп киметкән “Кишет” хуҗалыгы 22 бозауны ким алган. Ә менә “Кызыл Яр” ширкәтендә 43 бозау артыграк алынган.
Ике айда барысы 92633 центнер сөт савылды. Матур гына эшли башлаган Тукай хуҗалыгы соңгы вакытта яулаган урыныннан чигенә башлады. Ике айда узган елның шул чорына караганда 77 процент күләмдә генә сөт сава алдылар. Терлекләрнең баш саны да кимеде, сату – 71 процент кына. Ит җитештерү дә ким. Февраль ае рейтингында арттан икенче урында.
Ә иң соңгы урынны Лотфуллин З.Р. ширкәте били. Дөрес, бу хуҗалыкта сөт саву, сату күрсәткечләре начар түгел. Әмма терлекләрнең баш саны ким, итне азрак җитештерделәр, бозаулар азрак алынды.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев бозау алу белән җитди шөгыльләнмәгән, терлекләрнең баш санын күпләп киметүгә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләрен кискен тән-
кыйтьләде. “Ел башыннан хәлне төзәтү өчен “юл карталары” кабул иттек. Андагы саннарны үзегез яздыгыз, үтәми торган булгач нәрсәгә кирәк алар?” – диде ул. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләренә хуҗалык- лардагы хәлне яхшылап өйрәнеп, төпле анализ әзерләргә кушты.
Район җитәкчесе февраль аенда терлекчелектә әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән “Ашыт” хуҗалыгына һәм Иске Ашыт фермасына күчмә кубоклар тапшырды.
Ильяс Фәттахов