Киләчәкне сайладык

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Киләчәкне сайладык

18 мартта – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнендә хәбәрчеләребез иртәдән сайлау участокларына юнәлде.

Арча сәнгать мәктәбендә иртәдән тавыш бирү өчен чиратка басканнар. Беренче булып килгән Гүзәлия Гатауллина белән Мәрьям Галәветдиновага бүләк тә бирделәр әле. Беренче тапкыр сайлаучыларга да бүләкләр бар. Яшь сайлаучы Адилә Хурамшина бүләк алырга өлгергән дә иде.

 – Еллар тыныч булсын, пенсияләрне вакытында биреп барсыннар. Аллага шөкер, тормышыбыз бик әйбәт, – ди өлкән яшьтәге апа.

 Апаз авыл җирлегендә яшәүче 1444 сайлаучы Россия Президентын сайлаулар көнендә өч участокта тавыш бирде. 34 яшь сайлаучы тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

– Бу көнне дулкынланып көттем, – ди Мирҗәм авылында яшәүче хезмәт ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова. – Бик рәхәт тормышта яшибез, тамагыбыз тук, өс бөтен, дөньялар гына имин була күрсен инде.

Тугызынчы дистәне тутырып килүче Дания апа тормышта төрлесен күргән. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда да авылда авырлыклар җитәрлек була. Яшь кыз башта атлар, аннары дуңгызлар карый. 1966 елда ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1971 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Дания апаны Пөшәңгәр участок сайлау комиссиясе әгъзалары өенә килеп сайлатты.

Бу җирлектә сайлаучылар бик актив. Участок ачылганчы ук мәдәният йорты фойесы халык белән тула язды. Аларны биредә сайлау комиссиясе әгъзалары, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков якты йөз, кайнар чәй белән каршылады. Дәртле җырлар яңгырый. Күңелләр шат.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев туган авылы Апаздагы сайлау учас- тогында тавыш бирде. “Мин көчле Россия өчен тавыш бирдем, – диде ул. – Соңгы елларда федераль, республика программалары ярдәмендә районда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль объектлар төзелде. Болар барысы да халкыбыз әйбәт яшәсен өчен эшләнә, мин киләчәгебезнең тагын да матуррак булачагына ышанам!”

Арча педагогика көллиятендәге участокта бәйрәм рухы, матур көйләр яңгырый. Биредә сайлаучыларны ерактан ук музыка тавышы каршы ала. Юк, радиодан түгел, “тере” музыка. Фойеда студентлар бик матур концерт оештырган. Карарга теләүчеләргә йомшак урындыклар да тезеп куелган. Ә тавыш бирү –электрон юл белән. Сайлаучыларны волонтерлар каршы ала һәм ничек эш итәргә кирәклеген аңлатып, штрих–кодлар бирә. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр дә бар. Казахстан Республикасыннан килгән халыкара күзәтүчеләр дә кереп чыкты.

Арчаның беренче номерлы урта мәктәбендә 2 сайлау участогы урнашкан. 935нче сайлау участогында электрон юл белән сайлыйлар. Уңайлы, әмма әле ияләнелмәгән. Аптырабрак калучыларга волонтерлар ярдәмгә килә.

Казахстаннан килгән күзәтүчеләр сайлау участокларында булып, тавыш бирү барышын күзәтә.

– Сайлауларда халык бик актив катнаша. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр бар. Сайлаулар турындагы законнарны бозулар күзәтелмәде. Аннан яңа технологияләр куллануны да билгеләп үтәргә кирәк, – диде халыкара күзәтүче Нури Тумышев.

Арчаның өченче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына иртәдән кеше бик күп килде.

– Гражданлык бурычын үтәдек, Аллага шөкер, – диде өлкән яшьтәге апа. – Тормышыбыз имин булсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Бөтен теләгем шул. Тормышыбыз бик рәхәт. Сөенеп туя алмыйм.

– Без яшь чакта сайлаулар чын бәйрәм төсен ала иде. Атларга утырып, гармуннар белән, җырлап күрше авылга бара идек. Хәзер ул чаклар матур хатирә генә булып калды, – диде икенчесе.

Сайлаулар көнне мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе Арчада Җиңү паркында Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Анда Кыш бабай да катнашты, Нәүрүзбикә дә бәйрәмне бизәде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре балалар өчен уеннар оештырды.

Җыр, музыка яңгырап торды. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр карга боткасыннан авыз итте, коймак белән сыйланды.

Көндезге сәгать 11дә Арчаның 5нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына килделәр. Биредә 55 кеше яши. Һәркайсы озатучы белән йөрер-гә мохтаҗ. Бу юлы беренче тапкыр электрон формада тавыш бирделәр. 70 яшькә якынлашкан, элек житәкче урыннарда эшләгән Наил Һидиятуллин сайлауларда катнашуны бәйрәмгә тиңли. Матур костюмнан, кәләпүш киеп куйган. “Мин беренче тапкыр 18 яшьтә, 1969 елгы сайлауларда катнаштым”, – дип сөйләде ул.

 Люция Алексеева да матур күлмәген киеп куйган. Ул биредәге уңайлыкларга рәхмәт әйтеп бетерә алмый. “Өйдәге кебек, коймагын, өчпочмагын, бәлешен пешереп торалар. Яңа Кенәрдәге үзәккә барып ял итеп кайттык. Менә тагын барырга җыенам. Тормыш шулай җайлы гына барсын иде. Сайлауда мин яхшы тормыш теләп тавыш бирдем”, – дип сөйләде ул.

Тумыштан инвалид кыз Вера Тюлянкинаның бүлмәсе алсу төстә. “Февральдә булып үткән туган көнемә бүлмәмне шулай матурладылар, – ди Вера. – Беренче тапкыр сайлауда катнаша алуыма бик шатмын. Салкынга чыгып, каядыр барасы булса, бик кыен булыр иде. Тавыш бирү җайлы булды. Мин лаеклы дип санаган кандидатка тавыш бирдем һәм алга таба тормыш тагын да яхшырыр дип уйлыйм”.

Бу көнне кем белән сөйләшсәң дә, тормышның яхшыруына өмет баглап килдек, диделәр. Пенсионерлар пенсияләр артсын, эшләгән пенсионерның пенсиясен арттырсыннар, дип теләсә, урта буын, коммуналь түләүләрне, газга, утка, суга бәя арттыруны туктатсыннар, хезмәт хакын арттырсыннар, эш урыннары күбәйсен, дигән теләк белдерделәр, ә яшьләр медицинаны, мәгарифне яхшыртасы бар, диделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International