15–16 мартта Казан дәүләт консерваториясендә Н.Җиһанов исемендәге II Бөтенроссия яшь пианистлар бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы Азалия Шиһабиева (укытучысы Рәхмәтуллина Э.Ф.), I һәм II турларда уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ул шулай ук Н.Җиһанов әсәрен оста башкарган өчен грамотага лаек булган өч конкурсантның берсе иде.