Ялган исәпкә куйган өчен
2018 елның 15 мартында җәмәгать суды Зәйнәбхон Жорабаеваның җинаять эшен карады. Ул РФ Җинаять кодексының 322.2нче маддәсендә күздә тотылган җинаятьне эшләүдә гаепләнә.
Суд ачыклаганча, 2016 елның 29 декабрендә Төбәк–Чокырча авылында яшәүче, РФ гражданлыгы булган З.Жорабаева, Үзбәкстан кешесе аның өендә яшәмәячәген белә торып, миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә дөрес булмаган мәгълүмат бирә.
2017 елның 11 августында, шундый ук юл белән, әлеге адрес буенча Кыргызстан гражданинын теркәтә.
Бу хатын үзенең гамәлләре белән билгеләнгән тәртипне бозуын аңлап эш итә. Судта ул гаебен тулысынча таныды.
Суд З.Жорабаеваны гаепле дип тапты һәм аңа 35 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Чит ил кешеләрен законсыз рәвештә миграция исәбенә кую очракларын ачыклау буенча эш дәвам итә.
Радик Хәбибуллин, Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе