Урта Сәрдәдә кунаклар каршы алдылар
Беркөн Урта Сәрдә авылына “Татар халык ашлары” дигән кичәгә чакырдылар. Нинди чара булыр икән бу, дип кызыксынып куйдым. Аннан бу якларга сирәк барыла, кешеләре белән дә якыннанрак танышасы килде.
Клубына килеп керүгә бер вакыйга искә төште. Сиксәненче еллар ахыры бу. Арча театр коллективы белән Урта Сәрдәгә спектакль куярга киттек. Ул көнне иртәдән буран котырды. Шулай да халык көтә, дип юлга чыктык һәм... барып җитә алмадык, батып калдык. Авылга җәяүләп кайтып трактор алып килгәнче, машинаны өстерәтеп алып кайтканчы төн уртасы җитте. Тамашачы калмагандыр да инде, дип клубка керсәк... шыгрым тулы халык. Ник бер кеше таралсын. Шул вакыттан бу авыл халкына карата күңелдә җылы хисләр калды.
Әле дә шул ук кечкенә генә клуб. Әмма төрле чаралар үткәреп мәш килеп яталар. Иң кызыгы, бәйрәм даталары уңаеннан түгел, үзләре уйлап табалар. Бу көнне дә әнә татар халык ашлары турында сөйлиләрдер инде, дисәк, клубка табын әзерләп куеп “кунаклар” каршы алдылар.
– Бу чараны без мин эшкә килгәннән бирле (2012 елдан) оештырабыз инде. Беренче елларда кеше аз булса, елдан-ел артып барды. Һәрберсе нинди дә булса милли ризык пешереп алып килә, – ди клуб җитәкчесе Илфира Зарипова. – Гадәттә мин кулга календарь алам да, битләрен актарып утырам. Нинди күңелгә ошаган көн килеп чыга, шуңа багышлап чара үткәрәм.
Уздырылган чаралар сценарийлары күзгә чалынды. “Кунаклар”ны көткән арада шулар белән танышып утырдым. Мәүлид бәйрәме, шигъри кичә, тау шуу, күл буенда уеннар, “Гүзәл ханым” бәйгесе һәм башкалар.
Клубка бер–бер артлы кунаклар агыла башлады. Өстәлгә табын патшасы бәлеш, патшабикәсе гөбәдия “менеп кунаклады”. Янында кош теле, паштет, пироглар, кабартмалар һәм күзикмәк урын алды. Пешерүчеләре әзерләп килгән ризыклары турында сөйләделәр, кунакларны (Түбән Атыдан, Әтнә районының Югары Сәрдә авылыннан да килгәннәр иде) сыйладылар, шундый чаралар оештырып, халыкны очраштырган, күңелләрен күргән өчен Илфира Зариповага рәхмәтләрен белдерделәр.
Ризыклардан авыз итеп алгач, аларны иреннәрне ялый–ялый мактагач, уеннар китте. Беренчесе тагын җәза бирә торган уен булып чыкты. Өлкән яшьтәге авыл ханымнары бер–бер артлы торып басып, җыр суза башлагач, бермәлгә аптырап калдык. Урта Сәрдә җыр- чылар авылы, ахры. Юк, мәҗлес җырлары, урам көйләре түгел, “Ачы тау”, “Белегез шуны”, “Беренче мәхәббәт” дигән һәм башка җырлар яңгырады. Берсе башлый, башкалар күтәреп ала. Хәзер туй, юбилей мәҗлесләренә барып, концерт карап кайтабыз бит. Шул модага кереп китте. Менә шулай күңелле итеп утырган вакытларны искә төшереп ирексездән елмаеп куйдым, шул елларга кире кайткандай булдым.
Аннан биюләр китте. Клуб идәнен дер селкетте өлкәннәр. Шулай ял итәргә кирәк ул. Яшьләрне дә чакырырга иде, үрнәк алсыннар. Югыйсә, дискотекалар хәзер берничә кеше уртада селкенгәнне дистәләгәне стенага сөялеп карап торуга кайтып калды.
“Яшьләр” биегән арада берничә ханым белән сөйләшеп алырга да өлгердем. “35 ел чигүдә эшләдем, аннан 5 ел клубта. Биектау районының Тимерче авылына кияүгә чыккан идем. Дүрт ел ярым гына яшәп калдык. Аның вафатыннан соң Урта Сәрдәдә төпләндек. Ике баламны үзем үстердем. Икесе дә бик матур җырлыйлар”, – диде Солтания Шәйхиева.
– 22 ел сыер саудым. Авырып киткәч, эшемне ташларга туры килде. Өч улыбыз бар иде. Быел берсен чәнчеп үтерделәр. Гомер буе сәхнәдән төшмәдем мин. Җырладым. Баланы югалту кайгысын кичерергә дә сәхнә ярдәм итте, – диде Наилә Хәсәнова.
– Шушы авылда тудым, үстем, гомер иттем, – диде Равия Шакирова. – Чигү фабрикасы бар иде. 8 сыйныфтан соң шунда эшләдем, аннан мәктәптә пешекче булдым. Ике кызым кияүдә, улым белән яшим.
Наилә Хәсәнова бу көнне дә яраткан җырын бүләк итте, ә Равия ханым дөньясын онытып биеде. Менә шулай клубка килеп бергәләп ял итү Урта сәрдәләргә күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә.
Гөлсинә Зәкиева