Зур байлыклары – тигезлек
Илһамия Гыйсмәтуллина Буа районының Яңа Тинчәле авылыннан. Хәзер Арчада яши.
– Авыл бетте, беркем калмады. Хастаханә дә, кибет тә – бернәрсә юк. Аптырагач, бөтен тормышыбызны калдырып, улыбыз Иршатка якынрак булырбыз, дип Арчага күчеп килдек. Фатир сатып алдык. Дүрт ел инде биредә яшибез, – диде Илһамия апа.
Күп балалы гаиләдә туып–үсә ул. Балачагы авыр чорга туры килә. Әтисе сугышка китә. Икенче көнендә үк әнисе тагын бер бала таба.
– Сигез балалы гаиләдә мин алтынчысы булдым. 12 яшьтән эшкә чыгарга туры килде. Басу эше дә, урман кисү дә эләкте. Шул безне алып калды – сыерны бетермәдек, – ди хезмәт ветераны.
1954 елда ул Шаяздан исемле егеткә кияүгә чыга. Гаилә Сарсаз авылында яши. Лаеклы ялга чыкканчы икесе дә колхозда эшли.
– Бик тырыш кешеләр алар. Күп умарта тоттылар, ишле сарык асрадылар. Башка мал–туар, кош–кортны әйтеп тә торасы юк. Җәен бер–ике сәгать йокы эләкте микән аларга, – диде кызлары Гөлшат.
– Хәзер менә аяклар бетте, йөри алмыйм. Шаяздан кибеткә чыккалый иде, ул да таяк белән йөрүгә калды әле. Картлык шатлык түгел шул, – дип куйды Илһамия апа.
Шулай бер–берсе өчен борчылып, бер–берсе турында кайгыртып яши бу ике ветеран. Уллары Иршат якында гына. Кызлары Гөлшат Мәскәүдә яшәсә дә Арчага әниләре янына бик еш кайта, ярдәм итеп тора.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов Илһамия Гыйсмәтуллинаны олы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА