Авыл балалары көчлерәкме?

2018 елның 23 марты, җомга

Авыл балалары көчлерәкме?

21 мартта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Россия, Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган көрәшчеләрне, аларның тренерларын кабул итте.

– Сезнең белән очрашу матур традициягә керде, – диде район җитәкчесе. – Бу юлы тагын да күбәйгәнсез. Муса Җәлил призына ярыш- ларда – 5нче, Биектауда үткән республика беренчелегендә 4нче урыннарны алып кайттыгыз. Афәрин!

Илшат Габделфәртович районда көрәшне тагын да үстерү мөмкинлекләре барлыгын әйтте. 455 укучының гына көрәш белән шөгыльләнүе һич тә канәгатьләндерми. Бу сан кимендә ике тапкыр артык булырга тиеш. “Без спорт белән күбрәк кеше шөгыльләнергә тиеш дигән бурыч куябыз, – диде ул. – Шул ук көрәш кешене тәртипкә өйрәтә”.

Көрәшчеләр, тренерлар да үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Бактың исә, шәһәр балалары физик яктан авыл балаларыннан калыша икән. Уйланырга урын бар монда.

Кайбер мәктәп директорлары балаларны ярышларга, өйрәнүләргә җибәрергә авырыксыналар, дип әйтүчеләр дә булды.

– Бернинди каршылык булырга тиеш түгел! – диде район башлыгы. – Сораулар килеп туса, туры район мәгариф идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез.

Районның көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев та районда көрәшне тагын да үстерү мөмкинлекләре бар, дип саный.

– Без хәзер һәр үлчәү авырлыгына өчәр көрәшче куя алабыз, – диде ул. – Ә бит берне дә куя алмаган вакытлар да булып алды.

Тәҗрибәле остаз “Арча” спорт комплексында көрәшчеләрне өйрәтүне үлчәү авырлыклары буенча аерым оештырырга тәкъдим итте. Шулай эшләгәндә аларның осталыклары тагын да артачагына шик юк.

Район башлыгы җиңүләр яулап кайткан көрәшчеләргә, тренерларга бүләкләр тапшырды.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International