Күчмә күргәзмә эшләде

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Күчмә күргәзмә эшләде

Солдат хатлары... Ватаныбыз азатлыгы, безнең бәхетле киләчәгебез өчен аяусыз көрәшкән, сугышлар барышында яу кырында башларын салган әби–бабаларыбыздан калган бердәнбер истәлек, дары исен үзенә сеңдергән шул елларның бердәнбер шаһиты алар. Аларда кеше язмышы, солдатларның әти-әниләренә, сөйгәннәренә, балаларына, туганнарына юллаган иң саф, иң ихлас хисләре, мәхәббәтләре чагылган. Аларның күбесе сакланып та калмаган. Ә кайберләрен, еллар үтеп саргаеп беткән өчпочмаклы солдат хатларын ияләре музейларга тапшырган.

Шул хатларны барлау, халыкка җиткерү, яшь буынга таныту максатыннан “Тарихи хәтер” дип исемләнгән федераль проект кысаларында “Бердәм Россия” партиясе республика дәүләт архивы белән берлектә “Сугыш еллары хатлары” дигән күчмә фотокүргәзмә оештырды. Ул 2017 елның 2 декабрендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында башланып китте. Һәм ул республиканың барлык районнары аша узачак, һәр район аңа үзенең солдат хатын өстәп барачак.

– Районнар арасында ул Баулыдан башланып китте. Ә без Балтач районыннан алып кайттык. Һәм ике көннән Теләче районына тапшырачакбыз. Шунысы кызганыч, бездә ике генә көн тора, – диде “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе Радик Яруллин. – Әнә шулай республиканың бөтен районнарын әйләнеп чыгып, һәрберсендә берәр солдат хаты белән тулыландырылган фотокүргәзмә 9 Май – Җиңү бәйрәмендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында урын алачак.

– Бу идея кайдан һәм кемнән килеп чыккан соң?

– Казаннан бер гаилә сугыш чоры хатларын җыеп барган. Үзләре язганы да фронттан әйләнеп кайт-кан. Шулай барлыгы 350 хат җыелган. Әлеге гаилә аны архивка тапшырган. Фотокүргәзмәнең идеясе менә шуннан килеп чык-кан.

Искиткеч идея бу. Ә хатлар... Аларны укыганда тәннәр чымырдап китә, ихтыярсыздан күзләргә яшь килә. Хат язучылар өйдәгеләргә генә түгел, бөтен туган-тумача, күрше-күләнгә, таныш-белешкә сәламнәрен юллый, киңәшләрен бирә. Ашарларына җитәме, ягарга утыннары бармы, балалары яхшы укыймы, ирләре сугышта булгач, колхоз эшенә өлгерәләрме – кайтып булышырдай булып барысын да сорашып язалар. Ә үзләренә анда булган авырлыклар турында язарга рөхсәт ителмәгән. Хатлар хәрби цензура аша үткән.

– Без үзебезнең районнан бездә эшләгән Марат Рәхмәтуллинның әтисенең абыйсы язган хатны өстәдек. Ул аны энесенә язган, – диде Радик Яруллин.

Күчмә фотокүргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, отставкадагы офицерлар, Арчаның 2нче мәктәбеннән яшь армиячеләр, беренче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Гаиләләре белән музейга килүчеләр дә хатлар белән бик теләп танышты. Бу ялда “Казан арты” тарих-этнография музее махсус ял көнне дә төшкә кадәр эшләде. Ә дүшәмбе көнне “Сугыш еллары хатлары” күчмә фотокүргәзмәсе Теләчегә юл алды.

 Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International