БДИны тапшыруда үзгәрешләр
Тиздән имтиханнар башлана. Шул уңайдан без район мәгариф идарәсенең Бердәм дәүләт имтиханнары координаторы, методист Ирина Глазкова белән сөйләштек.
– Ирина Борисовна, быел Бердәм дәүләт имтиханнарын ничә 11 сыйныф укучысы тапшырачак?
– 191 укучы. Аларның барысы да ике фәннән – рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачак.
– Алар имтиханга күбрәк нинди фәннәрне сайлый?
– 130 укучы профиль дәрәҗәдәге математиканы, 67 укучы биологияне, 62 укучы җәмгыять белемен, 53е физиканы сайлады. Әйтергә кирәк, 11 сыйныф укучылары 2017 елның 6 декабрендә инша яздылар, шул зачет белән алар БДИга кертелә. Укучыларның барысы да бу сынауны уңышлы үтте.
– Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүдә яңалыклар бармы?
– 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында зур үзгәрешләр булмаячак. Дөрес, кайбер фәннәр буенча контроль-бәяләү материалларында берникадәр үзгәрешләр көтелә. Ул үзгәрешләр белән Педагогик бәяләүләр федераль институтының сайтында http://fipi.ru/ җентекләбрәк танышырга мөмкин. Быел барлык имтихан материалларының тулы комплекты аудиторияләрдә имтихан тапшыручы янында бастырылып биреләчәк. Бу технологияләр БДИның имтихан материалларына санкцияләнмәгән керүләргә юл калдырмый.
– БДИ кайчан башланачак?
– 11 сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда башланачак. БДИ расписаниесе белән Бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми порталыннан www.ege.edu.ru танышырга мөмкин.
– Быел 9 сыйныфны күпме укучы тәмамлый?
– 536 укучы. Алар шулай ук ике фәннән – рус теле һәм математикадан мәҗбүри рәвештә имтихан бирә. Ә тагын ике фәннән имтиханны алар ирекле рәвештә сайлый.
– Төп дәүләт имтиханнарын тапшыруда үзгәреш- ләр бармы?
– Контроль-бәяләү материалларында аз гына үзгәрешләр математика һәм әдәбиятка кагыла. 2018 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен тагын бер мәҗбүри сынау кертелә. Ул – рус теле буенча әңгәмә. Әңгәмә түбәндәге биремнәрдән тора: текстны кычкырып уку, текстны өстәмә мәгълүматлар белән сөйләү, имтихан алучы-әңгәмәдәш белән әңгәмә. Барлык текстлар да Россиянең күренекле шәхесләре турында булачак. 9 сыйныфларның йомгаклау әңгәмәсе үзләре укыган мәктәпләрдә үткәрелү планлаштырыла. Ул “зачет”, “зачет куелмый” системасы буенча бәяләнәчәк, әмма аларның нәтиҗәләре имтиханнарга кертелүгә тәэсир итмәячәк.
– Әңгәмә өчен рәхмәт.
Румия Надршина