Балыкчылар дөньясы

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Балыкчылар дөньясы

Яңа Кенәрдән Әфганстанда армия хезмәте үткән Яңа Кенәр балыкчылар оешмасы рәисе Рашат Салихҗанов балыкчылар ярышына чакырды.

Шимбә көн иртән Арчадан Яңа Кенәргә кадәр балыкчы Ленар Галимуллин белән сөйләшеп бардык.

– Ярышка судья итеп чакырдылар, – диде ул. – Балык тотарга Камага кадәр йөрибез. Кармак белән тотабыз. Җәтмә салучы ул балыкчы түгел, браконьер. Һәр балыкның үз җиме бар. Ерткыч балыкларга (җәен һ.б.) тавык бавыры, җәен сазанга перловка, тары, борчак, кукуруз, бәрәңге пешереп, җим әзерлибез. Суалчан, вак балык – тюлька.... – җимнәр күп төрле. Һәр балыкның үз җиме. Кармак та төрле балыкка төрле.

Иртәнге сәгать 9да Яңа Кенәр буасы янына балык- чылар җыелган иде инде. Учак тергезеп җибәргәннәр. Самоварда чәй кайнап утыра. Шашлыкка ит әзерләп куйганнар. Баш судья Илдар Фәйзрахманов ярыш шартларын аңлаткач, балыкчылар буа өстенә сибелде. Буа Яңа Кенәр авылы эчендә иде. 2011 елны күмәк көч белән бияп куйганнар. “Бу буаны Рашат Салихҗанов биясе, дип йөртәләр, – диделәр. – Рашат үзе башлап йөрде. Өе дә якында гына. Тирәнлеге 3 м.га җитәдер. Җәен су коенырга, ял итәргә була. Монда балык-

ка шартлар әйбәт, озынборын личинкасы (мотыль) күп, шуңа да балык мыжлап тора”. “Бәрәңге бакчасында эшләгәндә бияне күзәтәм, кәрәсләр кап-кара булып көтүе белән йөриләр. Көрәгемне ташлыйм да, балык тотарга төшәм. 1 килолыларны эләктерәм”, – дип сөйләде Илдар Шәмсетдинов.

 Балык тотарга 10 яшьтән алып 70 яшькә кадәрлеләр килгән иде. Гомер буе механизатор булып эшләгән 80 яшьлек Фәрит Мөхәммәтҗанов та биредә. Балыкка йөрүдән 2 ел элек кенә туктадым, ди.

Яңа Кенәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән ветеран Ришат Садыйков (70 яшь туласы): “Балыкчы ул оешып, бер ноктага гына текәлеп утырмый, – дип сөйләде. – Бер баруда 15 км.лап йөрибез. Боз тишүе дә хәрәкәт. Кан басымына кадәр рәтләнә”.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та биредә. Абыйсы Ирек белән улы Дияз да балык тота. “6–7 яшьтән 47 ел балык тотам инде”, – дип сөйли Ирек Фәхретдинов. “Абый хәрби кеше, – диде Рафаэль Фәхретдинов. – Хәзер Казанда укыта”.

Балыкчылар балык тота. Ә үзешчәннәр биеп-җырлап тора. Күңелле! Ниһаять, нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Әллә ни зур балык- лар эләкмәде. “Кәефләр ничек?” – дип сорыйм. “Шәп, – ди балыкчылар. – Җыелуы, аралашуы үзе бер күңелле, оештыручыларга рәхмәт!” Алар шат иде. Бармак озынлыгы балык каптырсалар да сөенделәр. Иң күп балыкны (5әү) Сөрдедән Гранит Мөхәммәтгалиев тотты. Аңа бүләккә боз тишкеч бирделәр. 2 урын – Яңа Кенәрдән Равил Фазлыәхмәтовта, 3 урын – Яңа Кенәрдән Фәнис Фәйзрахмановта. Иң яшь балыкчы исеменә Арчаның 6 мәктәбендә 4 сыйныфта укучы Әмир Җиһаншин ия булды. Иң өлкән балыкчы Ришат Садыйков та бүләксез калмады. Гомумән, һәр балыкчыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Боз тишү буенча Сөрдедән Рәзил Галиев 1нче урынны алды. Соңыннан, шау-гөр килеп, фотога төштеләр, төрле мәзәкләр сөйләп, шаяра-көлә кайнар шулпа, шашлык ашадылар.

Ә без Арча егете, балык- чы Фәнил Галимов белән кайтыр юлга чыктык. Фәнил бүләкләр белән килгән иде.

– Без Арчада балыкчылар бер-беребезне белеп торабыз, – дип сөйләде ул. – Балыкчылар кибете янында җыелышабыз да. Аралашып торырга үзебезнең контакт–төркем бар. Балык тоту ул нәселдән килә торгандыр. Менә безнең бабай Салих, әти Фарух шулай ук балыкчылар.

Балыкчы ул балык тотучы гына түгел, сулык- ларны, балык дөньясын саклаучы да икән. Төрле балыкларны алып кайтып, Арча районы сулыкларына җибәрәләр. Югары Оры буасына тирес сыекчасы агып ята иде, туктаттылар, дип сөенечләре белән дә уртаклаштылар. Бер елны алар Казансу елгасына сөт комбинатыннан пычрак су агып ята, дип тә чаң суктылар. Балыкчыны бүген бер нәрсә борчый: сулыкларны чистартабыз, рәтлибез, дигән булып, буаларны җибәрәләр, нәтиҗәдә күпме балык әрәм була! Без бу темага киңрәк тукталырбыз әле. Әлеге ярышны оештыруда төп иганәчеләр Ленар Галимуллин белән Дамир Каюмов иделәр.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International