Арчалар һәрьяктан талантлы
Әйе, ветераннар картаймый, алар мәңге яшь. 60, 70 яшьне вакласалар да, йөрәкләре 18дә аларның. Үзебезнең күз алдында бит, җәмәгать эше белән шөгыльләнәләр, изгелек кылырга кирәк булса да, алар беренче урында. Ә сәнгатькә гашыйклары сәхнәдән төшми, бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Районда берәр чараның ветеран артистларыбыздан башка үткәне бармы? Мөгаен, юктыр.
Күптән түгел Арчада “Балкыш” респуб- лика фестиваленең зона этабы узды. Бишенче ел рәттән инде Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән ветераннар арасында уздырыла ул. Безнекеләр һәрвакыттагыча беренче рәтләрдә, җиңүләребез, уңышларыбыз да бар.
– “Балкыш” фестиваленең барлыкка килүенә дә арчалар сәбәпче, – диде Татарстан Республикасы ветераннар җәмәгать оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков. – Арчага Илдус Сәгъдиевнең юбилеена килергә туры килде. Шунда өлкән яшьтәге бер ханымның җырлаганын тынсыз калып тыңладым. Бу очрак үзешчән ветераннарны барлау, аларны халыкка таныту теләге тудырды. Шул вакыттан бирле “Балкыш” фестивале уңышлы гына оештырылып килә. Башта районда, аннан зона буенча бәйгеләр үтә. Иң яхшы номерлар Гала концертка сайланып алына. Быел ул ике тапкыр – Җиңү бәйрәменнән соң, 15 май тирәләрендә булыр дип планлаштырабыз, икенчесе өлкәннәр көне уңаеннан оештырылачак.
Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә ул көнне биш районнан – Арчадан тыш, Биектау, Әтнә, Балык Бистәсе, Лаеш – килгән ветеран үзешчәннәр чыгыш ясады. Йөздән артык үзешчән катнашты һәм 40тан артык номер күрсәтелде. Безнең Арча районы үзешчәннәре бишенче булып чыгыш ясау нәтиҗәсендә, башка район үзешчәннәрен дә карап, чагыштырып утыру мөмкинлеге туды. Хәбир Иштирәков һәр район чыгышыннан соң ветераннарны сәхнәгә чакырып, киңәшләрен, теләкләрен җиткерде, һәрберсенә диплом тапшырды. “Мин үземнең күңелдә туган фикеремне генә әйтәм, бәяне жюри бирә”, – диде ул.
Ә жюри составында – Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов (рәисе), Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе Лима Кустабаева һәм башка танылган шәхесләр.
Бәйге берничә номинациядә – җыр, бию, сәнгатьле уку, инструменталь ансамбль, вокаль, фольклор ансамбльләр – үтте. Һәр район үзенең көчле үзешчәннәрен туплап килгән иде. “Россияночка”, “Чияләр” вокаль, ”Өмет” фольклор ансамбльләре, “Отрада” квартеты, “Калинушка” ветераннар хоры, “На- дежда” бию төркеме чыгышлары алкышларга лаек булды.
Арчалар бу юлы да югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Костюмнар, сәхнә культурасы, репертуар искиткеч иде. Казан сәхнәләрен дә бизәп, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән “Яшь йөрәкләр” (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), “Арча таңнары” (Флера Шакирова) бу юлы да жюри әгъзаларын таң калдырды. Яңа Кенәрдән Диләрә Иванова җитәкчелегендәге “Яшьлегем тугае” фольклор ансамбле үзенчәлекле чыгыш ясады. Булат Галиев, Илүзә Садвокасованың көчле, матур тавышлары соклану уятты. Җор күңелле Фәрхат Зыятов яттан белгән йөздән артык шигыренең берсен сөйләп мактау сүзләренә лаек булды. Ә менә Арчадан Дамир Шакировның сәхнәгә чыгуы чын ачыш иде. Һәрхәлдә, минем өчен. Матур җырлавы турында белсәм дә, бу көнне беренче ишеттем. Соклануымны яшерә алмыйм.
Соңыннан Шамил Әхмәтҗановтан Арча зонасы фестивале, аеруча арчалар чыгышы турында фикерләре белән кызыксындым.
– Арчалар арчалар инде ул. Алар һәрьяктан талантлы. Әмма башка районнар да эзләренә басып килә. Бу юлы биектаулар бик яхшы чыгыш әзерләгән, – диде ул. – Ирешкән дәрәҗәне югалтмас өчен арчаларга эзләнергә, бертөрлелектән качарга тырышырга, яңа талантлар барларга кирәк булачак. Арчалар моңарчы сынатмады, моннан соң да шул үрдән төшмәсләр, дип тулы ышаныч белән әйтә алам.
Гөлсинә Зәкиева