Казанда «Туган тел» бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр
28 мартта Казанда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Бәйгенең лауреаты булып Арча районы Наласа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәшит кызы лаек булды .Шурабаш төп мәктәбенең мари теле укытучысы номинант исеменә лаек булды.