Без күп, ә табигать бер генә
Татарстанда Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына быел 17 ел тула. Татарстан Россиядә генә түгел, ә дөньяда табигать һәм кеше хокукларын яклаучы Җир Хартиясе нигезләрен беренчеләрдән булып гамәлгә керткән төбәк.
Мәгълүм булганча, экология мәсьәләләрен хәл итү максатында 2000 елда Җир Хартиясе төзелгән иде. Әлеге халыкара документны республика җирлегендә тормышка ашыру турында Татарстан Дәүләт Советы 2001 елның апрелендә махсус карар чыгарды.
Унҗиде елда Татарстан бу өлкәдә кабатланмас тәҗрибә туплады. Россиядә беренчеләрдән булып экологик мониторинг картасын төзеде, Татарстанның Кызыл һәм Яшел китапларын нәшер итте, “Чиста су” программасын булдырды – болар озын исемлекнең башы гына. Шулай ук Татарстан парламентында табигатьне саклау һәм табигать байлыкларын нигезле файдалануга кагылышлы законнар, дәүләт программалары кабул ителде. Парклар һәм скверлар, Су саклау зоналары еллары игълан ителү дә – шушы эзлекле эшчәнлекнең бер өлеше.
– Безнең мәктәптә дә берничә ел элек бу юнәлештә эш алып барылды. Аннан тукталып торды. Быел шуны яңартырга булдык, – диде Арчаның икенче мәктәбе директоры Гөлназ Гыйниятуллина.
Шушы көннәрдә биредә “Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы” дип аталган республика күләмендәге фәнни-практик конференция үткәрелде.
– Алдагы елларда ул мәктәп, район күләмендә оештырылса, быел республика дәрәҗәсенә күтәрдек, – диде мәктәп директоры. – Арчадан тыш, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач районнары вәкилләре дә катнаша. Барлыгы 40 эш. Бу катнашучыларның һәрберсе өчен тәҗрибә дә, аралашу да.
– Иң мөһиме, конференция барыбызга да файдага булсын, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова.
Конференциядә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать чыганаклары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе, район мәгариф идарәсе, “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, төрле мәктәп- ләрдән укытучылар катнашты. Ул фәннәр буенча (биология, химия, тарих, җәмгыять белеме, татар һәм рус әдәбияты, экология, география) төрле секцияләргә бүленеп эшләде.
Үземә якынрак буларак беренче булып татар һәм рус әдәбияты секциясендә катнаштым. Табигать темасына кагылмаган, аның гүзәллеген тасвирламаган шагыйрь, язучы бар микән? Һәр әдәби әсәрләрдә табигать темасы күтәрелә, журналларда хәтта махсус рубрикалар алып барыла. Укучыларның чыгышлары нәкъ менә шул темаларны үз эченә алган иде. Әмма язучы, шагыйрьләр табигатькә мәдхия генә җырламый, аны сакларга, аңларга, матурлыкны күрә, таный белергә өйрәтә.
Химия, биология секцияләрендә “Тирә-юнь мохит һәм кеше сәламәтлеге” темасын ачарга тырыштылар. Мәсәлән, йод кеше организмына нинди тәэсир ясый, без ашаган яшелчә һәм җиләк-җимешләр составында нитратлар күпме, гөмбә ашау файдалымы, әллә?.. Балалар үзләре алган тема буенча тулы һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр, үз фикерләрен әйттеләр, мисаллар китерделәр, проблемаларны чишү юлларын табарга тырыштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Күргәнегезчә, темалар төрле, әмма асылы бер: җир – безнең йортыбыз һәм аны пычратырга безнең хакыбыз юк. “Кичә табигать нинди иде, ә бүген? Без күп, ә ул бер генә. Яклыйк, саклыйк аны, пычратулардан коткарып калыйк. Табигать белән бергә без күңелләребезне дә коткарабыз”. Һәр чыгыш нигезендә менә шушы фикерләр ярылып ята иде.
Гөлсинә Зәкиева