Тәбрис Зарипов истәлегенә

2018 елның 30 марты, җомга

Тәбрис Зарипов истәлегенә

Традиция буенча һәр ел чаңгы сезоны ахырында Арча стадионында ТАССР чемпионы, СССРның иң көчле 10 чаңгычысы исәбенә кергән Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә.

Быел бу ярышларда йөзгә якын кеше катнашты һәм 1000 – 5000 метр дистанциягә чапты. Иске Кырлай, Лесхоз, Курса–Почмак, Урта Курса, Сикертән, Ашытбаш, Арчаның икенче, алтынчы мәктәпләре, бишенче гимназия, Арча педагогика көллиятенең иң көчле чаңгычылары осталык- ларын тагын бер кат раслады. Шулай ук Әтнә, Балтач районнарыннан да чаңгычылар килгән иде.

Яшьтәшләре арасында беренче урыннарны кызлар арасында Лесхоздан Ләйсән Сибагатуллина, икенче мәктәптән Алия Диярова, Иске Кырлайдан Динә Сәйфуллина, Арчадан Диләрә Фассалова, Фәнүзә Сәлахова яулады. Егетләр арасында Балтачтан Илназ Кәбиров, алтынчы мәктәптән Ралиф Сәләхетдинов, икенче мәктәптән Илназ Дияров, Иске Кырлайдан Илназ Шәрәфиев, Арча педагогика көллиятеннән Рәсим Нигъмәтуллин финишка беренче булып килде.

Командалар арасында да җиңүләрне һәрвакыттагыча билгеле бер командалар бүлеште. Беренче урында – Иске Кырлай мәктәбе, икенче һәм өченче урыннарда Лесхоз һәм Курса–Почмак мәктәп- ләре командалары.

Җиңүче командаларга кубоклар һәм дипломнар, беренче–өченче урыннарны яулаган чаңгычыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Барлык катнашучылар өчен бушлай туклану да оештырылган иде. Иганәчеләр – районның чаңгы федерациясе җитәкчесе Инсаф Габделгазизов һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International