Салкын тиюме бу, әллә гриппмы?
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
– Чулпан Равиловна, якын-тирәбездә салкын тиде, дип зарланучылар күбәйде. Гриппмы бу, әллә салкын тиеп авырумы?
– Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Кискен вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләү очракларының җитди күтәрелеше күзәтелә. Бигрәк тә балалар авырый. Әмма моны эпидемия, дип әйтеп булмый.
– Кискен вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләүнең билгеләре нинди?
– Температура күтәрелә, кеше төчкерә, йөткерә башлый, күзләрдән яшь ага, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә...
– Кичекмәстән даруханәгә йөгерергәме, әллә табибкамы, әллә ашыгыч ярдәм чакыртыргамы?
– Һичшиксез табибка күренергә кирәк. Үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Эш көннәрендә – участок табиблары, шимбә көн – дежур табиблар кабул итә. Якшәмбе көнне хастаханәнең кабул итү бүлегенә тәүлек буенча мөрәҗәгать итәргә була, температура 38дән югары күтәрелгән очракта, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
– Кайберәүләр салкын тию билгеләре башланса, табибка барып тормыйча, даруханәгә бара, үз белдеге белән дару ала, антибиотик эчә башлый.
– Табибтан башка авыру төрен ачыклап булмый. Табиб дәваны үзе билгели. Антибиотик вируска каршы көрәшми, ул бактерия- ләрне юк итә. Вирусны бары тик вируска каршы препаратлар гына җиңә. Антибиотик табиб кушуы буенча гына кулланылырга тиеш, юкса организмга җитди зыян килергә мөмкин.
– Кайберәүләр авырый башлагач, вирус- ка каршы препаратны куллануның файдасы юк, аны авырый башлаганчы эчәргә кирәк, дигән фикердә.
– Бу ялгыш фикер. Табиб киңәше белән, вируска каршы препаратны авыру башланганчы профилактик чара итеп тә кулланырга мөмкин, авыру башлангач та вируска каршы препаратның эчү тәртибен табиб билгели.
– Аз гына температура күтәрелсә дә, температураны төшерә торган дару эчәргә ашыгабыз.
– Температура күтә-релү ул организмның чиргә каршы көрәшү билгесе. Температура 38 градустан артып китсә генә, температура төшерә торган препарат кулланырга кирәк.
– Чирне аяк өсте үткәрүчеләргә ни диярсез?
– Чирне аяк өсте үткәрергә һич ярамый. Сәламәтлеккә нык зыян килергә мөмкин. Салкын тию ул йөрәккә дә көч китерә. Хәтта йөрәк чирләре көчәеп китәргә мөмкин.
– Даруны, бигрәк тә антибиотикны билгеле бер вакытта (искә төшкәндә генә түгел, ә андыйлар бар) кабул итә белергә дә кирәктер.
– Һәрбер даруны врач билгеләгәнчә эчү кирәк.
– Киңәшләрегез.
– Саф һавада күбрәк йөрергә, дөрес тукланыр- га, кирәгенчә йокларга кирәк. Ә авырый башласаң, табибка күренергә, ул кушканнарны үтәргә, лимон, мүк җиләге, суган, сарымсак кулла-
нырга, күп итеп су эчәргә, бүлмәләрне җилләтеп торырга киңәш ителә. Ә иң мөһиме – вакытында прививка ясату кирәк. Прививка грипп йоктырудан сак-лап кала. Соңгы елларда бары тик вакцинация ясату нәтиҗәсендә генә дә грипп белән авыручылар саны кимүе күзәтелә.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина