Талантлы күршебез

2018 елның 30 марты, җомга

Талантлы күршебез

Нәни кызчыкның газиз әнисен югалтып, әле күзе ачыла гына башлаган килеш ятимлек ачысы кичерүе, үги әни кулына калуы, аннан гына түгел, үги туганы тарафыннан да кимсетелүе, эт белән бергә эт оясында яшәргә мәҗбүр булуы, инде бердәнбер якын кешесе – әтисенең дә вафат булуы барлык тамашачыны тетрәндерде. Татарларның Золушкасы. Әмма, кызганыч, әкият түгел шул. Бүгенге тормышта нинди генә хәлләр турында сөйләмә, булмастыр диярлек түгел. Ярый әле кинофильм гына. Аны караганда да бөтен зал елады. Бу сабыйга да киләчәктә Золушка кебек матур, якты, бәхетле киләчәк насыйп булсын иде, дип теләделәр.

Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” повесте буенча төшерелгән фильм Арча Мәдәният йортында күрсәтелде. Ул көнне “Ялантауга ай кунган” исемле китап авторы (“Үксезләр” повесте шул китапка кергән) белән очрашу да булды. Очрашуда Арча китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсе һәвәскәр язучылары, китапханәчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар, Арча педагогика көллияте һәм гуманитар–техник техникум  студентлары катнашты.

Равилә Шәйдуллина күрше Теләче районыннан. Ул аш–су остасы, эшмәкәр, “Россиянең иң яхшы аш–су остасы”, “Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре”, “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә ия булган ханым. Әмма бу көнне ул арчаларга язучы буларак танылды. Балалар өчен шигырьләр иҗат итүе, шулардан тупланган китапларының инде дөнья күрүе турында да белдек. Арчаның икенче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалары һәм китапханәчеләр Равилә ханымның шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр.

Лилия Фазылова җитәкчелегендәге Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган бу очрашу искиткеч җылы һәм матур булды. Китапханәче кызларыбыз андый чараларны үткәрә белә. Китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Галимова аны сорау–җавап формасында алып барды. Бу залдагыларны китап авторына тагын да якынайтты.

Ә “Ялантауга ай кунган” китабы сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдыра. Сюжет, композиция, образларның бирелеше – барысы да халыкчан һәм шуңа да китап укучыны үзенә тарта. Анда тормыш кына түгел, мәхәббәт мизгелләре дә урын алган һәм бик матур сурәтләнгән. Автор повестенда мәхәббәтнең мәңгелек булуын, яшьли туган хисләрнең олыгайгач та сүрелмәвен күрсәтергә теләгән.

“Җидегән чишмә” халык театры артисты Резеда Гарифуллина,  китапханәчеләр уйнаган өзекләрне карагач, моңа тагын бер кат инандык.

– Прозаны язу өчен күп вакыт кирәк. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше өчен икеләтә авыр. Киләчәктә бизнес дөньясын чагылдырган әсәр язарга җыенмыйсызмы? – дигән сорауга Равилә Шәйдуллина материаллары җитәрлек булуы һәм ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калырга теләмәве турында белдерде. Димәк, киләчәктә аннан яңа әсәрләр көтәбез.

Танылган режиссер Нурания Җамали, фильмда уйнаган артистлар, авторның китапларын рус теленә тәрҗемә итүче, Америкада яшәүче ханым Сүрәя Гайнуллина да очрашуга килгән иде. Нурания ханым Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” повесте буенча нәфис фильм эшләве турында сөйләде, артистлар белән якыннан таныштырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов кунак- ларга Арчабызны зурлап кайтулары өчен рәхмәт белдерде һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International