Тәнзилә апаны зурладылар
Арчада Тәнзилә апа Закированы белмәгән кеше юктыр! Ул үзенең хезмәтенә бәйле даталарны бер дә онытмый. “1964 елда билет сатарга кердем, 1968 елда кино күрсәтә башладым”, – дип сөйли. “Хезмәтеңне яраттыңмы?” — дип сорыйм. “Бик, – дип җавап бирде ул. – Хезмәтемне дә, халыгын да яраттым”.
Урта Бирәзәдә туып-үскән (бүген Арчада яши) Тәнзилә апа зур исемнәр (Россиянең, Татарстанның атказанган киномеханигы) алып эшләде! Гомер тәгәри генә. Кино күрсәтә башлаганына кай арада 50 ел үтеп киткән. Эшләгән елларын сагына Тәнзилә апа. Халыкка күпме кино ташыды! Казанга үзе барып, иң яхшыларын алып кайтыр иде. Халыкның тилереп һинд киноларын караган вакытта күпме һинд киносын алып кайтып күрсәтте! Заллар халык белән шыгрым тулы булыр иде. Иртәнге поездга төшеп, җилкәсендә күпме кинолар ташыган кеше ул Тәнзилә апа! Гәүдәсе, авыр йөкне күтәреп, сыгылып килер иде. Әмма туктамады, ташыды…
– Билет сатудан чумарасы була идеме? – дип тә сорадым әле.
– Безгә хезмәт хакы планнан бит, чумара эшләсәң, планны үтәп булмый, хезмәт хакы аз чыга, – дип җавап бирде ул.
Тәнзилә апаның сыйныфташлары:
– Әйбәт укыды, башлы иде, математиканы яхшы белә иде, – дип сөйлиләр.
Ә мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Тәнзилә апага, бер урында озак еллар тырышып хезмәт иткәне белән бәйләп, күңелле бәйрәм оештыр- ды. Очрашуны яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов алып барды. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, Арча шәһәре башкарма комитетыннан, ЗАГСтан, чәчәк кибетеннән Тәнзилә апаны олы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр биреп, котлап үттеләр. Чыгышлар җырлар белән аралаштырып барылды. Очрашу бик күңелле узды. Намуслы хезмәт итүчеләрне әнә шулай зурлап, искә алып үтәргә кирәк.
– Бүген дә кино куяр идем әле, – ди Тәнзилә апа.
Без Тәнзилә апага исәнлек-саулык телибез!
Румия Саттарова