Кемерово, без синең белән!
Кемеровода килеп чыккан зур фаҗига барыбызны да тетрәндерде. 28 мартта Россиядә Матәм көне игълан ителде. Президент Владимир Путин Кемеровога барды, сәбәпләр ачыкланып, гаепле кешеләрнең җәза аласын әйтте.
Арча халкы, бөтен россиялеләр белән бергә, Кемеровода булган куркыныч вакыйгалар шаукымында яши. Бу бит сугыш түгел! Балалар бигрәк жәл... Бикле кинотеатрда класс белән янып үлүчеләр бар. Бикләүчесе ник ишек янында булмаган?! Ник ишекне ачмаган?! Аңлашылмый торган нәрсәләр күп...
Бәланең янәшәдә генә икәнен аңлыйсың. Мондый фаҗигаләрне булдырмый калу турында район- ара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм
Сафин белән сөйләштек.
– Кемерово фаҗигасендә баласын, якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашам, – дип башлады сүзне Рөстәм Сафин.– Берәүгә дә мондый фаҗигане күрергә язмасын. Үзебезгә дә сак һәм уяу булырга кирәк. Гадәти янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә, өйгә дә янгынны белгертүче җайланма алып куярга кирәк. Каникул вакытында башлангыч сыйныфта укучы баланы өйдә бикләп калдырган очраклар да бар. Ә өйдә күпме җиһаз электрга тоташтырылган! Өйләрдә тиз янучан “евроремонт”: пленка түшәм, линолеум идән, пластик стена, тәрәзәләр... Аларга ут капса, янучы пластик агулы матдәләр бүлеп чыгара, төтенен ике тапкыр суласаң буыласың.
– Казанга күңел ачу үзәкләренә безнең районнан йөрүчеләр шактый. Аларга нинди киңәш бирер идегез?
– Арчада андый зур күңел ачу үзәкләре юк. Ә менә Казанга барган очракта, андый үзәкләрнең керү ишеге янында эвакуация схемасы элеп куелган. Аны карарга, өйрәнергә кирәк. Запас ишекне алдан карап куярга, бикле булса, аны ачу тәртибен, ачкычының кая куелганын карарга. Әгәр дә үзәктә эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан каршылык күрсәтелсә, хокук саклау органнарына гариза язарга мөмкин. Балаларны үзеңнән калдырып йөрергә ярамый. Ял итү генә түгел, гомереңне саклый да белергә кирәк.
– Пермьдә “Хромая лошадь” клубы, Казанда “Адмирал” базары фаҗигасеннән соң безнең районда да шактый кимчелекләр ачылды һәм төзәтелде.
– Хәтта район Мәдәният йорты ябылып, зур ремонт ясалды. Базарларда запас ишекләр яныннан кием-салым алынды, юллары киңәйтелде, пластик сайдинглар металлга алмаштырылды, идәндәге линолеумнар алынды... Хәзер тагын прокуратура белән тикшерүләр башланачак.
– Биналарны файдалануга тапшырганда кабул итү комиссиясендә янгынчыларның булмавы белән килешәсе килми.
– 2001 елдан төзелеш объектларын кабул итү комиссиясенә янгынчылар керми. Комиссиядә һичшиксез янгынчылар эшләргә тиеш.
– Кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең объектлары нибары 3 елга бер тапкыр тикшерелә.
– Үзгәрешләр булыр, дип уйлыйм. Төзүче һәм объект тотучы хуҗалар халыкның иминлеге турында күбрәк уйласыннар иде. Барыбыз да исән-сау булыйк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина