Яшәргә көч бирәсез
“Мәдәният хезмәткәрләре – билгеле бер вазыйфаларны башкаручылар гына түгел, гадәти тормышта без игътибар итмәгән матурлыкны тоючы һәм аңлаучылар”. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараны алып баручылар тарафыннан әнә шундый сүзләр яңгырады.
Чыннан да, зур хезмәт башкара алар. Авыл клуб учреждениеләрендә нинди генә чаралар оештырылмый. Халык бәйрәмнәре, милли традицияләребезне яңарту буенча иҗат фестивальләре, район күләмендәге бәйгеләр, концерт, спектакльләрнең һәркайсын эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен мәдәният хезмәткәрләре күп көч куя.
Районда гына түгел, республикадан читкә чыгып та мәдәният хезмәткәрләребез милләттәшләребезнең күңелен күрәләр. Казанда якташлар очрашуы, Пермь өлкәсе Барда районында Сабантуй, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә аралашулар – бар да шуның ачык мисалы.
Ә уңышлары күпме? Үзешчәннәребез кайда гына чыгыш ясамасын, җиңү, халык мәхәббәтен яуламый кайтмыйлар. Оренбург өлкәсендә татар авылында безнекеләр куйган концертның шаһите булырга туры килде. Үзешчәннәребезне алкышларга күмделәр, кушылып җырлап утырдылар, татар моңын ирештергән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәбе – бар да бер юнәлештә эш алып бара, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Китапханәчеләр бүген китаптан бизеп барган халыкны китапханәләргә тарту, кызыксындыру максатыннан нинди генә чаралар, очрашулар, кичәләр оештырмый. Алар үткәргән һәр чара кешенең күңел байлыгын арттыра, яңадан-яңа биеклекләргә, изге гамәлләргә өнди.
Балалар сәнгать мәктәбе ирешкән уңышларны газета битендә генә санап бетереп булмый. 2017 ел нәтиҗәсе буенча Арча балалар сәнгать мәктәбе Санкт-Петербургта оештырылган III Бөтенроссия “Мәгариф һәм тәрбия бирүдә инновацияләр. Традиция һәм новацияләр” конференциясендә “Балаларга өстәмә белем бирүче иң яхшы учреждение – 2017” конкурсының лауреаты булган. Бу җиңүдән барысы сүзсез дә аңлашыла.
“Казан арты” тарих-этнография музее да үзебезнекеләрнең генә түгел, хәтта чит илләрдән кайткан кунаклар, туристларның да яраткан урынына әверелде. Төрле кичәләр, тәкъдир итүләр, очрашулар, күргәзмәләр белән ул яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үзенә тартып тора.
– Сез кеше күңеленә матурлык, гүзәллек, яшәргә көч бирәсез. Сез мирасыбызны саклаучы һәм киләчәк буынга тапшыручы да. Киләчәктә дә уңышларга ирешергә язсын, – диде мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.
– Безне мактыйлар икән, тагын да дәртләнеп эшлибез. Яшь буынга матур, якты эз калсын, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты җитәкчесе Наилә Дәүләтшина да хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде, бүләкләре да бар иде. Хәер, бу чара бүләкләргә бай булды. Күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – бар да тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Бу көнне Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылованың Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясенең “Социаль партнерлык өчен” медале белән бүләкләнүе турында да билгеле булды. Аңа бу бүләк Казанда тапшырылачак.
Сөмбел Заһидуллина, Расих Галимҗанов мәдәният хезмәткәрләренә бәйрәм бүләге итеп яраткан җырларын башкардылар. Соңыннан “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле концерты булды.
Гөлсинә Зәкиева