Бал кортларына... мунча
Нәкъ җырдагыча булды бу: язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран. 18 мартта хут суыклары да бетәргә тиеш иде, ата–бабаларыбыздан калган сынамышлар да эшләми хәзер.
Узган якшәмбедә хәйран матур кояшлы көн булып алды. Шундый мизгелләрне көтеп яткан бал кортлары очарга тотынды. Әмма шунда күңелсез хәлгә тап булдым: кышкы салкыннарда, кар–бураннарда ачтан үлмәсеннәр дип күпме җимнәр белән сыйлаган песнәкләр шул бөҗәкләргә һөҗүмгә ташланды. Ике сәгать буе саклап утырырга туры килде үзләрен. Башка елларда җылы көннәр башлануга песнәкләр урманга китеп бара иде. Быелгы салкын көннәр тоткарлады шул үзләрен.
Районның умартачылар җәмгыяте рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев кортларны умарта өеннән 8 мартта ук чыгардым, ди.
– Сынау өчен унысын тышта калдырган идем, шулкадәр әйбәт кышлаганнар, дымланган җирләре дә юк, – диде ул. – Җил тимәсә, ашарына булса, тычкан кермәсә шул җитә аларга.
Ядкәр Зөфәр улы башка умартачылар белән дә элемтәдә тора. Әлегә зарланучылар юк икән. Көздән дә бал кортларының ояларын ташлап китүләре күзәтелмәгән диярлек. Соңгы вакытта бу күренеш куркыта башлаган иде бит.
– Мин Мәскәүдә умартачылар форумында да булдым, махсус әдәбиятны да күзәтеп барам. Кортларның көзен ояны ташлап китүләренең төп сәбәбе – Варроа талпанына чыдый алмаулары дигән фикер өстенлек итә.
– Ул дошманны бетерергә өйрәнгән идек түгелме соң инде?
– Шулай дип уйлаган идек тә. Химик препаратлар көтелгән нәтиҗәне бирмәгән булып чыкты, исән калган талпаннар аларга бирешми, бер препарат та 100 процент нәтиҗә бирми. Бер умартачы: “Мин җиде тапкыр эшкәрттем, талпаннар һаман да бар әле”, – ди. Химик препарат балның сыйфатына да тәэсир итми калмый бит инде.
– Инде нишләргә? – дим.
– Мунча кертергә! – ди баш умартачы. – Кортларны җылылык белән эшкәртергә. Җылылык камерасы ясаучылар һәм аны уңышлы кулланучылар бар инде. Әмма алар кыйммәт. Шуңа мин мондый җайланманы үзем ясап карарга булдым. Ул талпаннан башкача котылып булмастыр.
Җылылык белән эшкәртүнең хикмәте шунда, бал кортының тәненә кадалган талпаннар (алар бер ояда меңәрләп булырга мөмкин икән) җылылык 40 градустан артканда өскә чыга, 46–48 градуска җиткәндә аска коела. Махсус камерада “мунча кергән” бал кортлары үзләрен яхшы хис итә, әйбәт кышлый, үрчи һәм эшли. Аннан соң ике ел эшкәртәсе дә булмый. Химиядән дә котылабыз.
– Мәшәкате арта, ә балның бәясе артмый, – дим.
– Бездәге бәя ярый әле, – диде Ядкәр. – Безнең балны бездә генә сатып була, Европа алмый аны, таләпләр зур.
– Умартачылар кооперативы оешса, балны урнаштыру җиңелрәк булмасмы?
– Мин бу мәсьәләгә шикләнеп карыйм. Казанда берничә ел элек төзегәннәр иде аны, шактый гына взнос та түләдек. Шуның белән эш туктап калды. Ә болай умартачылык 50 процентка кадәр рентабельлек бирә.
Ядкәр Зөфәр улы белән аның остаханәсендә сөйләшеп утырабыз.
– Бу бизәкле умарта күргәзмәгә куяр өчендер инде, – дим.
– Аңа гына түгел, күз тию дигән нәрсә бар ул. Күзе каты кеше кереп чыкканнан соң умарталыктагы көчле, матур эшләп яткан оялар кәегеп калганы бар. Шуңа керү юлына менә шундый аерылып торган оя куябыз. Каты күзләр иң беренче шуңа төшә, катылыгы шунда кала.
– Нинди җәйгә өметләник?
– Җәй бик әйбәт киләчәк, чөнки кыш та әйбәт булды. Юкә балына гына килмәс, дип уйлыйм.
Ильяс Фәттахов