24 мартта Казанда "Энҗеләр - 2018" XXII Бөтенроссия татар фортепиано, камера-инструменталь музыка һәм вокал бәйге-фестивале булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйге-фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясады.
«Вокал-Соло» номинациясендә Ләйсән Гарифҗанова (җитәкчесе Милена Мухамедьярова) II дәрәҗә лауреат, Азалия Гайнетдинова (җитәкчесе Альбина Фатыхова) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
«Фортепиано» номинациясендә Римма Сабирҗанова (җитәкчесе Венера Асанова) һәм Алсу Гайнетдинова (җитәкчесе Кадирия Галиева) III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.