"ЗОЛОТОЕ НАСЛЕДИЕ – АЛТЫН МИРАС" Ачык республика балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале

2018 елның 31 марты, шимбә

  25 мартта Казанда "ЗОЛОТОЕ НАСЛЕДИЕ – АЛТЫН МИРАС" Ачык республика балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. 
"Нәфис сүз" номинациясендә Әнвәр Мөхетдинов II дәрәҗә, Алсу Бергалина III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучылары Ахунова Ләйсән Габделәхәт кызы).
"Җыр башкару" номинациясендә Кәрим Закирҗанов I дәрәҗә (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы), Ильзира Сираҗиева – I дәрәҗә, Гүзәл Гыйлаҗиева – II дәрәҗә (укытучылары Харисова Чулпан Фирдант кызы), Эмиль Гыйззәтуллин – III дәрәҗә (укытучысы Хабибрахманова Айгөл Ринат кызы), Иделия Бикбаева – III дәрәҗә (укытучысы Сафиуллин Булат Мәгъсүмҗан улы) лауреат исемен яулады. 
"Уен коралларында башкару" номинациясендә (курай) Айбулат Харисов Гран-Прига, Айбулат Харисов һәм Булат Ситтиков составындагы курайчылар дуэты I дәрәҗә лауреат (укытучылары Харисов Рәдис Рафис улы), Ранил Гафуров – I дәрәҗә дипломант (укытучысы Исмәгыйлева Айгөл Әгъләм кызы) исемнәренә лаек булдылар.
"Уен коралларында башкару" (баян) номинациясендә Самат Минһаҗев II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы).
"Уен коралларында башкару" (фортепиано) номинациясендә Алсу Гайнетдинова III дәрәҗә (укытучысы Галиева Кадирия Фоат кызы), Диләрә Әхмәдиева –III дәрәҗә лауреат (укытучысы Әсәнова Венера Мәхмүд кызы) булды.
"Уен коралларында башкару" (гитара) номинациясендә Рөстәм Гайфетдинов II дәрәҗә лауреат исемен алды (укытучысы Фәхретдинова Альмира Леонидовна).
"Этник стильдә графика дизайны" (открытка) номинациясендә Зөһрә Сибәгатуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Фәтхуллина Раилә Динулла кызы).
"Мода театры" (халык стильләштерүе) номинациясендә "Асылъяр" мода театры (укытучылар Шиһабиева Алинә Рәдиф кызы, Сәгыйтова Миләүшә Рамазан кызы) I дәрәҗә дипломант булды.
"Аерым бию" номинациясендә Фәннүр Газизов II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Хисамиев Венер Гайнетдин улы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International