Наласа укытучысы – лауреат

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Наласа укытучысы – лауреат        

Казанда “Туган тел” россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары осталык дәресе бәйгесе узды. Ул “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Бәйгенең читтән торып уздырылган турында Татарстан Республикасыннан 83 туган тел укытучысы (рус, мари, мордва, удмурт, чуаш, борынгы яһүд телләре), Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 16 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан. Ачык турында катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларыннан 12 һәм Татарстан Республикасыннан 36 укытучы эше сайлап алынган.

Узган ел әлеге бәйгедә Утар Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймова катнашып, җиңү яулаган иде. Быел Наласа мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шаһисламова һөнәри осталыгын сынап карарга булган. Ул 20 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыта, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

– Мин башта эшемне интернет аша җибәрдем һәм ачык турга үттем, – диде Гөлназ Шаһисламова. – Ә осталык дәресе бәйгесе өч көн дәвамында Казанда 27нче гимназиядә барды. Анда ачык турга үткән төрле республикалар, төбәкләрдән татар, рус, мордва, чуваш, мари һәм башка тел укытучылары – кемнең кайсы туган теле – катнашты. Арча районыннан (Шурабаштан) Олеся Антипова да бар иде.

– Шәхсән сез нәрсә буенча осталык дәресе тәкъдим иттегез?

– Яңа мәгълүмати технологияләр белән эшләү һәм аларны дәрес-

тә куллану. Ә дәресне “Сыйфат” темасы буенча бирдем.

– Гимназия укучыларынамы?

– Юк, укучылар урынында да осталык дәресе бәйгесендә катнашучылар иде. Соңыннан нәтиҗә чыгардылар. 8 кеше лауреат булды, калганнары төрле номинацияләр буенча бәяләнде.

Бәйгенең бүләкләү өлеше Татарстанның Халык- лар Дуслыгы йортында узган.

8 лауреат арасында Гөлназ Шаһисламова да бар. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә хезмәтендә зур уңыш- лар телибез.

Гөлсинә

ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International