Язмышыма рәхмәтлемен

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Язмышыма рәхмәтлемен

Яңа Кишет авылыннан Нурсабах Бакыева 90 яшьлек юбилеен барлык балалары, туганнары белән каршы ала. Аны бу көнне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов та котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Яшьтәшләре кебек үк Нурсабах апаның да яшүсмер чоры авыр сугыш елларына туры килә.

– Басуда ашлык башы күтәреп йөргән вакыт. Шунда төн кунып. Ул елны иген бик уңды. Ял итәргә яткан идек. Хәкимулла абый килеп: “Бернәрсә белмисез шул сез”, – дип аркадан сөеп китте. Сугыш башлануы турында соңрак белдек, – дип искә төшерә Нурсабах апа 1941 елның 22 июне иртәсен. – Шул көннән башланды инде. Ташын да, торфын да чыгардык, басуда да эшләдек. Ике елдан әти, тагын биш елдан авырып әни вафат булды. Бөтенесе без – өч бала җилкәсенә төште.

Нурсабах апа 14 яшеннән лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Кияүгә чыга. Җиде балалары туа. Икесе кечкенә чакларында ук вафат була, бишесе исән–сау.

– Ирем 1982 елда вафат. Шәхси тормышым мактанырлык булды, дип әйтә алмыйм. Гыйбрәтле язмыш кичердем. Үзем үткен булдым. Шуның аркасында авырлыклар алдында баш имәдем, – диде Нурсабах апа. – Аннан балаларыбыз бик игелекле. Алар өчен язмышыма рәхмәтлемен. Хәзер 8 оныгым, 5 онык- чыгым бар. Шулар өчен сөенеп яшим. Ике кызым Казанда, улларым Арчада, бер кызым авылда. Барысы да кайтып, килеп булышып тора.

– Әни әле төп нигезне таркатмыйча берүзе яши. Бәрәңгеләр чүпли, җиләк, гөмбәләргә йөри, себеркеләр җыя, – дип кушылды кызлары. – Телевизордан хоккей карарга ярата. Бөтенесен белеп, аңлап.

Нурсабах апа әле, сөбханалла, тел–теш тидерерлек түгел. Кызлары шаярып әйткәнчә, “властьны бирми”. “Белсәм, белмәсәм, үзләрен өйрәтәм әле”, – ди ул үзе дә көлеп. Шулай тормыштан ямь табып, сәламәт булып тагын күп еллар гомер итәргә язсын, Нурсабах апа.

Гөлсинә Зәкиева  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International