Бер елмаю – күп нәрсәне аңлата һәм зур мәгънәгә ия
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында ул көнне мәш килделәр – бер кеше тик утырмады, спорт уеннарында катнашты, җиңү яулады, бүләкләр алды, соңыннан концерт карады. Көндәлек бертөрле тормыш санаулы гына вакытка булса да чын бәйрәмгә әверелде.
– Без хәйрия чаралары белән бик күп җиргә йөрибез. “Концерт куеп китәләр. Хәтта атнага берничә тапкыр. Әмма сезнең чыгышлар аларныкы белән чагыштырырлык түгел”, – диләр. Ни өчен? Чөнки алар безнең белән үзләре арасында охшашлык, тигезлек күрәләр. Без аларны да тик тотмыйбыз, спорт уеннарында, бәйгеләрдә катнаштырабыз. Дүрт стена арасында яшәгән кешеләрнең йөзләрендә шатлык күреп, без алардан да ныграк сөенәбез, – диде мәдәни–спорт программасы директоры Любовь Юлдашева.
Хәзер үзләре белән якыннанрак таныштырып китик. Зур автобустан бер–бер артлы коляскада кешеләр төшә башлагач, бермәлгә аптырап калдым. Мин аларга болай да битараф карый алмыйм. Бер мизгелгә йөрәгем чымырдап китте. Ә йөзләренә карагач, үзем дә сизмәстән елмаеп куйдым. Аларның күзләре яз кояшын да уздырырга теләгәндәй шатлыклы ялтырый, бер–берсенә мөнәсәбәтләре дустанә...
– Без “Аппарель” инвалидлар ассоциациясе” инвалидларның төбәкара җәмәгатьчелек оешмасыннан. (Аппарель – французча һәм итальянчадан ярдәм, хәйриячелек дигәнне аңлата). 26 ел эшләү дәверендә бу оешма бик күп урыннарда булды, бик күп чаралар үткәрде. Алар барысы да инвалидларны җәмгыятьтә тернәкләндерүгә юнәлтелгән, – дип аңлатты Любовь Юлдашева.– “Без бергә” исемле хәйрия акцияләрен 2007 елдан башлап ел да оештырабыз. Ул Россиянең Мәскәү, Кострома, Рязань, Ржев, Севастополь, Санкт–Петербург кебек зур шәһәрләрендә үтте инде. Катнашучылар – инвалидлыклары булган актив һәм иҗади кешеләр. Концертлар куялар, интернатларда яшәүчеләр өчен спорт уеннары оештыралар, үзләре турында сөйлиләр, аралашалар. Бу – иң кешелекле һәм иң изге проект.
Бу юлы “Без бергә” акциясе Татарстан Республикасында, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында үтте. Анда “Аппарель” инвалидлар ассоциациясе”ннән инвалидлыклары булган 25 социаль актив һәм иҗади кеше катнашты. Алар Мәскәү, Санкт–Петербург, Рязань, Тула, Ярославль шәһәрләреннән, Мәскәү, Смоленск, Түбән Новгород, Ленинград өлкәләреннән.
– Мин җиде ел элек биеклектән егылып төшеп, умыртка сөяген сындырдым. Коляскага утырдым. Бернишләп булмый, һәркемгә килергә мөмкин, тормыш дәвам итә. Төннәрен мендәргә капланып еламыйм, яшәвемне дәвам итәм. Әмма төрлечә яшәп була. Шәхсән мин актив тормыш рәвеше алып барам. Атта йөрим, йөзәм, ике тапкыр парашюттан сикердем, иҗат белән шөгыльләнәм. Үземнең иҗатым белән тормыш мәгънәсен югалткан кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Рэп башкарам , “ДНК” (друзья на колясках) исемле төркемем бар, кызларга вокал дәресләре бирәм. Үземнең кечкенә булса да бизнесым бар, – диде Дзержинск шәһәреннән килгән Михаил Четвераков.
Ул бу көнне дә үзендә вокал дәресләре алган Лидия Захарова белән килгән иде. Икесе бергә рэп башкардылар.
Михаил сүзләренә караганда, “Аппарель” инвалидлар ассоциациясе” инвалидларның төбәкара җәмәгатьчелек оешмасына эләгү җиңел түгел. Анда төрле төбәкләрдән активларны гына сайлап алалар. Кайсы җырлый, музыка коралында уйный, икенчеләре шигырьләр иҗат итә, шагыйрьләр шигырьләрен сәнгатьле укый, спорт белән шөгыльләнә һәм башкалар. Бу көнне Арчага килгәннәр арасында төрле өлкәдә осталар бар иде. Аларда ихтыяр көче, оештыру, аралашу сәләте – исең китәрлек. Коляскаларда булуларына карамастан, бик тиз һәм җитез хәрәкәтләнәләр, интернатта яшәүчеләр белән аралашып, аларны да уйнаталар, үзләре дә катнашалар. Бүләккә медальләр дә алып килгәннәр. Җиңүчеләрне мактап күкләргә чөйделәр. Дүрт төрле спорт уенында катнашып, һәрберсендә медаль яулаган Нургали абый Гариповтан герой ясадылар. Кечкенә генә игътибар, әмма өлкәннәрнең күңеле булды, онытылып уйнадылар, көлделәр.
– Сезгә шундый бәйрәм ясый алуыбыз белән без бик шат, – диде “Аппарель” инвалидлар ассоциациясе” идарәсе рәисе урынбасары Николай Будюкин. – Сәламәт булыгыз. Тормыш авырлыкларына бирешергә тырышмагыз. Сезнең йөзләрегездә елмаю күрү – безнең өчен дә шатлык. Бер елмаю – күп нәрсәне аңлата һәм зур мәгънәгә ия.
Гөлсинә Зәкиева